1 февраль Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсендә террорчылыкны аклауда гаепләнүче Рамил Ибраһимов эшен караган чираттагы утырыш узды. Әлеге утырышта гаепләнүче соңгы сүз белән чыгыш ясады.
Ибраһимов сүзен кыска тотты, "Мәхкәмәнең гадел карарына өметләнәм", дип кенә белдерде.
Сишәмбе булган утырышта Ибраһимов гаепләү белән килешмәвен әйткән иде, ләкин хатасын танывын да өстәде. Ягъни, гаебен таныса, ул террорчылыкны аклау белән дә килешкән булыр иде. Хатасын ул бары тик әлеге постны урнаштыру фактында күрә. Аның фикеренчә, ул уйлап бетерелмәгән, хискә бирелеп эшләнгән дорфа хата булган. Шул ук вакытта, Ибраһимов һомосексуалистларга карата әле дә тискәре фикердә булуын искә алды.
Хөкем карары чәршәмбе төштән соң чыгарылачак.
Ппрокуратура вәкиле Руслан Губаев Рамил Ибраһимовны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, колониягә җибәрүне сораган иде.
Ибраһимов – үткәндә күренекле тележурналист, "Эфир" телеширкәтенең хәбәрләр тапшыруы алып баручысы.
Узган җәйдә ул АКШның Орландо шәһәрендәге гей-клубта 50 кешенең атып үтерелүен хуплап Инстаграмда пост чыгарган иде. Язма бер сәгатьтән соң алып куелды.