Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорны аклаган Рамил Ибраһимовка 50 мең сум штраф салынды


Рамил Ибраһимовка мәхкәмә карары укыла
Рамил Ибраһимовка мәхкәмә карары укыла

Террорчылыкны аклауда гаепләнүче Рамил Ибраһимовка 50 мең сум штраф салынды һәм аңа iPhone 6 кесә телефонын дәүләткә тапшырырга кушылды. Прокуратура аны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп колониягә җибәрүне сораган иде.

1 февраль Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсенең бүлеге саналган Казан гарнизон хәрби мәхкәмәсендә террорчылыкны аклауда гаепләнүче Рамил Ибраһимовка хөкем карары чыгарылды. Элекке журналистка 50 мең сум күләмендә штраф салынды. Моннан тыш, җинаять кылу коралы буларак, Ибраһимовның кесә телефоны дәүләткә тапшырылырга тиеш дип карар ителде. Әлеге телефоннан Ибраһимов социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган постны элгән.

Прокуратура вәкиле Руслан Губаев Ибраһимовны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп колониягә җибәрүне сораган иде.

Ибраһимовның соңгы сүзен тыңлау иртәнге сәгать унга билгеләнгән иде. Бу утырышка мәгълүмат чаралары вәкилләренең тагын да күбрәк санда килде. Хөкем ителүче "мин мәхкәмәнең гадел карар чыгарачагына" өметләнәм, дип сүзен кыска тотты. Шуннан соң мәхкәмә карарын көндезге икедә чыгарачагын игълан итте.

Икедәге утырыш та шактый тиз узды. Мәхкәмә карар чыгарганда Ибраһимовка эш урыннарыннан язылган тасвирламалар игътибарга алды. Шулай ук хөкемдарлар эшмәкәрнең җинаять өчен җаваплылыкка беренче тапкыр тартылуын искә алды.

Шул ук вакытта мәхкәмә прокуратура вәкиленең гаепләүләрен нигезле булуын әйтте һәм Ибраһимовның Инстаграмдагы постында террорны чыннан да аклавын ассызыклады.

Шулай да, әлеге җинаять өчен эшмәкәрнең иректән мәхрүм ителмәячәге белдерелгәч, Ибраһимов үзе, аның адвокаты һәм туганнары да шатлыкларын яшермичә җиңел сулап куйдылар.

Террорчылыкны аклауда гаепләнгән Рамил Ибраһимовка 50 мең сум штраф салынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Сишәмбе булган утырышта Ибраһимов гаепләү белән килешмәвен әйтте, ләкин хатасын танывын да өстәде. Ягъни, гаебен таныса, ул террорчылыкны аклау белән дә килешкән булыр иде. Хатасын ул бары тик әлеге постны урнаштыру фактында күрә. Аның фикеренчә, ул уйлап бетерелмәгән, хискә бирелеп эшләнгән дорфа хата булган. Шул ук вакытта, Ибраһимов һомосексуалистларга карата әле дә тискәре фикердә булуын әйтте.

Эшмәкәр бүген дә журналистларга комментар бирүдән баш тартты, утырыш тәмамлану белән мәхкәмә бинасыннан чыгып китте.

Медиа вәкилләре белән аның урынына адвокат Александ Коган сөйләште. "Юрист буларак мин әлеге эшнең ничек квалификацияләнүе белән килешмим", диде ул. Коган әлеге процесс дәвамында Орландо һөҗүменең террор булмавын ассызыклап килгән иде.

Кем Ибраһимов язмасын репостлаган – бу инде хәзер җинаять санала. Ә андыйлар – меңләгән

"Ә сезгә кисәтү ясыйсым килә. Кем Ибраһимов язмасын репостлаган – бу инде хәзер җинаять санала. Ә андыйлар – меңләгән. Моннан соң башка җинаять эшләре ачылырга мөмкин. Русиядә мондый практика бар", дип белдерде адвокат.

Ибраһимов – үткәндә күренекле тележурналист, "Эфир" телеширкәтенең хәбәрләр тапшыруы алып баручысы.

Узган җәйдә ул АКШның Орландо шәһәрендәге гей-клубта 50 кешенең атып үтерелүен хуплап Инстаграмда пост чыгарган иде. Язма бер сәгатьтән соң алып куелды.

Былтыр июнь аенда Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Ибраһимовка карата Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә ("террор гамәлләре кылуга чакыру һәм җәмәгатьчелек алдында террорны аклау") җинаять эше ачкан иде.

XS
SM
MD
LG