Рекс Тиллерсон өчен 56 сенатор тавыш бирде, 43е каршы булды.
Тиллерсон - Дәүләт департаментының 69нчы башлыгы.
Моңа кадәр ул "Exxon Mobil" нефть һәм газ ширкәтендә җитәкче вазифасын биләде. Берничә дистә ел дәвамында Тиллерсон Кушма Штатлардан нефтьне читкә чыгаруны тыюдан баш тартуны алга сөрде һәм сыекланган газны экспортлауга бәйле проектларга ярдәм итте.
Узган елның 13 декабрендә Дональд Трамп Тиллерсонны Америка дипломатиясе башлыгы вазифасына тәкъдим итте. Русиягә каршы чикләүләр кертелгәнче аның "Exxon Mobil" ширкәтенең "Роснефть" корпорациясе белән берничә уртак проекты бар иде. Чикләү чаралары аңа зур зыян китерде.
Мәнфәгатьләр каршылыгы туу ихтималы бар дип, белгечләр Тиллерсонга берьяклы гына карашта түгел. "Exxon Mobil"ны Русиягә каршы чикләүләрне йомшартырга тырышуы өчен күп тапкырлар гаепләделәр. Әмма Сенаттагы тыңлаулар вакытында Тиллерсон чикләү чаралары яклы булды һәм "Магнитский кануны"н хуплады.