Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:10

Казан инди-фолк төркеме Juna Урман мини-альбомының икенче өлешен чыгарды. Анда Габдулла Тукай һәм Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган "Иртә" һәм "Галәмнәр" җырлары урын алган.

Музыкантлар бу җырларда тыңлаучыга үз мәгънәсен эзләргә киңәш итә. Альбом тышлыгында рәссам Хәмзә Шәриповның рәсеме урын алган. Яңа җырларны монда тыңлап була.

"Тукай шигыренә очраклы рәвештә китапханәдә материал эзләгәндә юлыктык. Көе дә үзеннән үзе барлыкка килде. Башта татар мифологиясеннән берәр әкияти персонаж турында җыр язасы килгән иде. Ләкин, билгеле булганча, бу эшләрдә планга түгел, ә илһамга ышанырга кирәк", дип сөйләде Азатлыкка төркемнең вокалисты Ания. "Галәмнәр" җыры Йолдыз Миңнуллинага мөкиббән китү белән бәйле, ди ул.

Төркем татар шагыйрьләренә беренче тапкыр мөрәҗәгать итми. Музыкантлар күптән түгел беренче клибын чыгарган иде. Ул видео Һади Такташ поэмасына язылган "Урман кызы" җырына Боровое Матюшинода төшерелгән.

Juna төркеме татарча, русча һәм инглизчә инди-фолк уйный. Узган ел май ахырында музыкантлар "Урман" дип аталган мини-альбомның беренче өлешен чыгарган иде.

Juna популяр британ төркеме Metronomy-ның "The Upsetter" җырына кавер яздыргач танылып китте. Аны төркемнең вокалисты күреп алып "нык шәп" дип бәяләде. Каверның видеосы "Максим" журналының "Видеосалон" тапшыруында күрсәтелде. Тапшыруда Русия музыкантлары чит ил клипларына бәя бирә, ә чит ил музыкантлары Русия клипларына.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG