Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:15

Русия тарихында 1917 ел – инкыйлаблар елы, халыкның тормышы асты өскә килә. 100 ел элек булган вакыйгаларны ул вакыттагы кешеләр күзлегеннән күзәтергә тәкъдим итәбез. Азатлык 1917 елда татар матбугатында дөнья күргән язмалар белән таныштыра башлый.

1917 елда Казанда татар телендә "Кояш", "Йолдыз", "Тормыш", газетлары чыга, Оренбурда – "Вакыт", Акмәчеттә – "Тәрҗеман". Шулай ук "Аң", "Ялт-Йолт", "Чикерткә" журналлары басыла.

"Кояш" газеты, Казан
5 февраль 1917 ел (№1076)

Кайгылы хәбәр –​ дин галиме вафат

"...Дини һәм милли олуг галимебез остаз Зәйнулла хәзрәт (Рәсүлев) вафат итте. (Рәхмәтуллах Тәгалә). Әгәр безнең гыйлемле милләтләрдә булган кеби камус ал-әгъләремез булса иде, Зәйнулла хәзрәт кеби дин вә милләтенә күп еллар файдалы хезмәтләр кылган, вә башыннан бик аз кемсәләргә тугры килә торган, гыйбрәтле зур хадисәләр үткәргән олуг затның тәрҗемәи хәлен вафаты көнендә милли гәзитәләремезнең һәммәсе шул камус ал-әгъләмләрдән күчереп нәшер итәрләр вә укучылары каршында мөһим бер милли вә мәдәни вазифаны үтәрләр иде.

Ләкин тәэшефкә (кызганычка) каршы хәзергә кадәр без андый кирәкле мәнбәгътән (чыганактан) мәрһүмбез. Шунлыктан олуг затларның вафат көннәрендә язган тәрҗемәи хәлләрдә бәгъзе шәхесләргә мәгълүм булган җөзьи (вак) нәрсәләр илә иктифә кылырга (кәнәгатьләнергә) мәҗбүр булынадыр.

Минем дә мәхрүм Зәйнулла хәзрәт хакында язачак нәрсәләр үземә мәгълүм булган берничә җәһәт кенәдер. 1901 елда Троицкига берничә чакрымда мәхрүмнең ханәсенә иртәнге иҗтимаг вакытында (җыелыш) вакытында күрешүгә бардым. Мин “Ишан мәҗлесе” кычкырып тәкбир вә тәхлил укыла яки башны түбән салындырып сөйләшми утырыла торган җыелыш дия косур (гаеп) иткән идем. Ләкин аның бу мәҗлесе сырф (бары тик) бер гыйльми җыелыш икән, ул өй тулган халыкка Рәсүлүлланың сөннәтеннән, [...] әхлактан вә башка байтак файдалы гыйлемнәрдән мәгълүмат бирә, [...] сөйләгән сүзләрен: “Ул мәсьәлә фәлән китапта вә фәлән бәетендә иде” – дип, китапны алып укып күрсәтә. [...]

Зәйнулла хәзрәтнең милләтебезгә олуг хезмәтләреннән бере – аның ысул җәдид мәкҗәпләрен химая кылуы (яклавы) иде.

Мулла Кашафетдин Тәрҗемани"

"Кояш" газеты, №1076, Казан. 5 февраль 1917
"Кояш" газеты, №1076, Казан. 5 февраль 1917

Гаскәрләр өчен 28 млн пот иген кирәк

"...Самарада ике көн продовольствие вәкилләренең өлкә киңәш мәҗлесе булды. Мәҗлестә Самар, Казан, Сембер, Оренбург, Пенза, Тамбов вәкилләре булды. Хәзерге вакытның мөһим мәсьәләләреннән берсе гаскәрне азык белән тәэмин итү икәнлеге зекер ителде. Казан губернасыннан гаскәргә бирелергә тиешле булган 28 миллион пот иген, әһвәлгә карап, 9 миллионга гына калдырылган. Сембер губернасы бигрәк уңайсыз хәлдә, чөнки 158 волесттән бары 75 генә гаскәргә иген бирә ала. Кайсы волостьлар икмәксез калудан куркып, кара көн өчен икмәк әзерләргә тотынганнар, шуның өчен бәһа бик күтәрелеп киткән. [...] Оренбург губерниясендә гаскәргә иген алучылар спекулянтларның Төркестанга иген җибәрүләре сәбәпле уңайсызлык кылганлыкларыннан зарланалар. Су юлы буенда булган биш губерниядән, су юллары ачылу илә, 40 миллион пот иген бирергә мөмкин булганлыгы аңлашылган..."

Мөфтигә хат: "Кулешов мине кимсетте"

"...Буа өязе Татар бае авылының имамы Әхмәтҗан Мансуров Казанбаш волосте управлениясенең писаре Кулешов өстеннән “Мине кимсетте” дип мөфти хәзрәтләре исеменә рапорт язган икән. Мөфти хәзрәтләре шул рапортны шул яктагы земский начальникка җибәреп, вакыйганы тикшертүен вә моннан соң мәхәллә мәмүрләренең (хезмәткәр) мулла вә мөәзин илә эш күргәндә аларның дини мөнәсиб әһелләре (диненә бәйле) иткән игътибарга алу, шуңа ихтирам белән мөгаләмә кылуларын мөҗиб (җавап бирүче) булырдай әмер тарату тиешлеген күрсәткән. Ишетелде күрә, мөфти хәзрәт бу мәсьәлә хакында югарырак оешмаларга да мөрәҗәгать кылачактыр..."

Балаларны санарага, күмәч таратырга

"...Шәһәрнең азык җитештерү комиссиясе беренче нәүбәттә 10 яшьлеккә кадәр балаларга күмәч бирергә мәслихәт күргән. Күмәч боларга кәртечкә белән биреләчәк икән. Моннан башка 10-15 яшьлек укучы яки фабрика-заводларда эшләүчеләргә дә бирергә һәм боларның хисабын бүлеп чыгарырга уйлый икән..."

Сатам-алам, тәкъдим итәм

  • Хезмәтче кирәк. Казандагы йорт өчен гаиләле бер дворник кирәк. Имениядә хайваннар тәрбияләү өчен тагын да бер кеше кирәк. Монсы да гаиләле булу матлубтер. Белешергә идарәдән.
  • Рус учительницасы. Урта мәктәптәге түбән сыйныфларның дәресләрен бирә һәм тәкрар кылдыра. Яңа уку башлаган балалар укытып тәҗрибә күргән. Адрес: Бишбалтада, Пенза урамында, ... йорты һәм фатиры да. (хат белән белешергә дә ярый).
  • Американ итек. 14-15 яшьлек ир бала аягына таманлы американ итек һәм шуның белән кияр өчен җылы эчле кәлүш сатыла. Белешергә Печән базарында, Исхак Карташев кибетеннән.
  • Эшчеләр кирәк күмер шахтасына. Крымский, Донецкий рудникка кабул ителәдер ак билетлар, шулай ук 1 нче, 2 нче разряд ополченияләрне һәм яшьләрне. Күрергә “Сарай” номерында 23нче номер. Иртә 8дән 13кә кадәр, кич 5тән 7гә кадәр.

Өммәгөлсем Болгарская бенефисы илә хисләр

"...Җомга көн “Сәйәр” труппасының беренче артисткасы Өммәгөлсем ханым Болгарская бенефисы бәйрәм спектакле булды. Бәйрәм өчен тормыштан алынып, русча язылган “Сиротка Ася” (“Ятимә Ася”, “Үксез кыз”) тәрҗемәсе ихтыяр ителде. Тамашачыларның гаять күп булуы вә театрны тәмам тутырганлыгы бәйрәм сәхибәсенең (хуҗасының) ихтирам ителгәнлеген аңлатырга камел итәрлек иде. [...] Тамашачылар бәйрәмне зур ихтирам белән каршы алды. Бик күп чәчәкләр һәм бүләкләр тәкъдим ителде. “Бүгенге бәйрәмегез белән котлыйбыз! Яшәгез, Болгарская! Яшәсен милли артисткабыз!” гыйбарәсен ташладылар..."

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

1917 елда татар матбугатында чыккан мәкаләләр, фикерләр, белдерүләр белән таныштыруны дәвам итәрбез. Азатлык сәхифәсен карап барыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG