Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен һәм әдәбиятын яңача укыту концепциясе тәкъдим ителде


Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов

Концепциядә татар телен укытуда проблемнар барлыгы таныла һәм заманча укытуга күчүнең юллары күрсәтелә.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы утырышында 3 февральдә "Татар теле һәм әдәбияты укыту концепциясе" тәкъдим ителде.

Утырышта бөтен республикадан методистлар, Татарстан мәктәпләренең милли мәгариф өчен җаваплы мөдир урынбасарлары катнашты.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов "Татар теле һәм татар әдәбиятын укыту концепциясен" тәкъдим итте, аның әһәмиятен аңлатты һәм урыннарда тормышка ашыру кирәклеген билгеләп узды.

Концепция өлгесендә татар телен заманча укытуга күчү, заманча дәреслекләр чыгару, балаларны грамматик, филологик белемнәрдән азат итеп, татар телендә сөйләшергә өйрәтү һәм башка шундый яңалыклар каралган. Шулай ук Русиянең башка төбәкләрендә дә татар мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтү, укытучылар мәсьәләсен хәл итүдә катнашу да күз уңында тотыла.

Концепциядә иң элек татар телен укытып та, балаларның телне өйрәнә алмаулары турында язылган. Моның берничә сәбәбе күрсәтелгән. Татар теленең көндәлек тормышта әһәмияте төшү, дәреслекләрнең катлаулы булуы, грамматиканың күп булып, сөйләм телен үстерүгә игътибар ителмәве, татар теле һәм әдәбиятыннан мәҗбүри имтиханнар уздырылмавы, әсәрләрне укып аңлар урынга аларны тел белеме ягыннан тирән анализлау, авторның биографиясен өйрәнүгә зур игътибар бирелү кебек сәбәпләр саналып кителә. Моннан тыш, ике дәүләт телен дә белүчеләрнең Татарстанда тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәве дә әйтелә.

Концепциядә әлеге проблемнарны чишү юллары күрсәтелә.

"Әлеге концепцияне тормышка ашыру Русия җирлегендә татар әдәби телен саклауны һәм аның үсешен тәэмин итәчәк, Татарстанда дәүләт телләренең берсе буларак, татар теленең кулланылышын, татар телен һәм татар әдәбиятын укытуны яңа баскычка күтәрәчәк филологик белем бирүнең үсеш механизмнарын эшләү, сынап карау, гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк", диелә концепциядә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, Татарстанның район башлыкларының урынбасарлары бу концепцияне тормышка ашыру өчен җаваплы буларак билгеләнәчәк, алар белән тыгыз эшләргә кирәк булачак. "Концепциянең уңышы бары тик урыннарда аны тормышка ашыру активлыгыннан торачак" ди ул.

Татарстан фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина, КФУ галимәсе Гөлшат Галиуллина, Мәгарифне үстерү институты татар теле кафедрасы җитәкчесе Рәсимә Шәмсетдинова да әлеге проектның әһәмияте турында чыгыш ясады.

Моннан тыш, "Сәлам" дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов яңа буын татар теле дәреслекләрен тәкъдим итте.

Әлеге концепция моңа кадәр кабул ителгән Милли мәгариф концепциясенең бер өлеше булып тора.

XS
SM
MD
LG