Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:18

Татарстанда 97 945 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. Районнардан халыкны Республика онкология хастаханәсенә ташучы машина йөртүчеләр яман шеш белән авыручылар арта дип белдерә.

4 февраль – Халыкара яман шешкә каршы көрәш көне. Казанда да онкология диспансеры хезмәткәрләренең кул эшләре ярминкәсе, дүшәмбе Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның матбугат очрашуы, хәйрия концерты планлаштырылган.

Татарстандагы авыруларга бу чаралар кызыкмы-юкмы, бу ягы билгесез. Алар районнарда дәва ала алмыйча, Казан белән ике арада йөрергә мәҗбүр. Районнардан йөрүчеләр елдан-ел арта ди авыруларны хастаханәгә ташучы автобус йөртүчеләр.

Казанның Себер трактында урнашкан Республика клиник-онкология диспансерының биналары янына иртәнге 7дә үк җиңел машиналар килеп туктый, җәяүлеләр агыла башлый. Иртәнге 8дә табиблар кабул итә башлый, аңа кадәр регистратурада чират торып, тиешле кәгазьләрне алу кирәк.

Республика яман шеш хастаханәсендә районнан килүчеләр чират тора
Республика яман шеш хастаханәсендә районнан килүчеләр чират тора

Иртәнге якта хастаханә янына 8-10 кеше сыйдыршлы автобуслар да күпләп килә башлый. 3 гыйнвар иртәсендә беренче төркем Түбән Камадан килде, автобустан 7-8 кеше чыкты һәм регистратурага чират алырга чапты. Соңрак Чаллыдан бер автобус килеп туктады. Норлаттан һәм Азнакайдан тикшеренергә яки дәваланырга да килүчеләр дә бар.

Районнардагы авырулар гел Казан юлын таптый

Өлкән яшьтәге Әсхәт абый Казанга Азнакайдан ук килгән. "Бездә Азнакайда нурланышлы терапия юк. Әлмәттә дә юк, Азнакайдан Әлмәткә җибәргәннәр иде, аннан Казанга җибәрделәр. Акча түләгәнем юк, бар дәвалану да бушлай булды", дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, Азнакайдан Казанга көнгә 4 автобус йөри, кемдер Казанга эшкә, кемдер дәваланырга килә. Юл авыр булса да, йөрми чара юк, ди ул.

Чаллыдан Александр дип таныштырган өлкән яшьтәге абый да айга 6-8 тапкыр Чаллыдан Казанга йөрергә мәҗбүр булуын сөйләде.

"Тән тукымасының бер кисәге анализын (биопсия) Казандагы диспансерда гына ясыйлар, Чаллыда мөмкин түгел дип аңлаттылар. Шуңа күрә гел ике арада йөреп торам, бер барып кайту 1 мең сумга төшә, пенсиягә ничә тапкыр барып кайтырга була, чамалыйсыздыр?" дип сөйли ул.

Ул Чернобыльдәге каза хәрабәләрен чистартучы кешеләрнең берсе икән. "Безнекеләрнең күбесе исән түгел инде, миндә чирне 1996 елда таптылар, шуннан бирле дәваланам. Элек юл чыгымнарын каплый иделәр, ә хәзер ансы да юк", ди Александр әфәнде. Аның сүзләренчә, Чаллы гына түгел, Мамадыш, Әлмәт, Азнакай районнары кешеләре Казан белән ике араны таптый.

"Уфага да барып була дип сөйлиләр, әмма юл бәясендә аерма зур түгел, шуңа күп кеше Татарстан башкаласына килә", ди ул.

Республика яман шеш хастаханәсенә чират көтүчеләр
Республика яман шеш хастаханәсенә чират көтүчеләр

Онкология диспансеры тирәсендә транспорт ширкәтләре үсә

Районнардагы хастаханәләрдә яман шештән дәвалану мөмкинлеге оештырылмау, авыруларның хәлен дә, акчасын да бетерә.

Онкология диспансерына кеше китерү транспорт ширкәтләре, таксилар өчен кулай бизнеска әйләнгән. Хастаханә диварларындагы реклам белдерүдә Чаллы, Әлмәт, Мамадышка сәгать саен автобус белән килү-китү вәгъдә ителә. Шулай ук диспансерга якын булган урамнарда хостеллар саны арта. Ерак юлдан килүчеләргә хастаханәдә урын җитмәсә, аларга хостелларга урнашырга тәкъдим итәләр. Чирлеләр агымына караганда шактый керемле кәсеп булып чыга.

Үзен Илдар абый дип таныштырган, зур булмаган автобус йөртүчесе Азатлык белән камерасыз гына сөйләшергә ризалашты. Ул да районнардан кеше күп йөрүен һәм соңгы елларда артуын раслады.

"Мин моннан 14 ел элек Казан белән Чаллы арасында йөри башлаганда 4 юлчы белән килә идек, алардан бәлки ике кеше шушы онкология диспансерында төшеп кала иде. Хәзер 8 кеше сыйдырышлы автобуста, атнасына 5 көн йөреп торам, туры шунда гына киләләр, урамда көтеп торам да, кире алып кайтам", дип сөйләп китте ул. "Яшьләр дә, олылар да йөри, хатын-кызлар да, ир-атлар да килә, бер туктап торган юк", дип сүзен дәвам итә.

Хастаханәдә "Татарстан районнары һәм башка төбәкләр өчен" дигән аерым кабул итү тәрәзәсе эшли. Аның аша районнардагы үзәк хастаханәләре биргән юллама белән табибларга бушлай керергә була. Юллама булмаса, кирәкле белгечкә акча түләп күренәсе.

Хастаханә коридорлары тулы, өч катлы бинаның һәр катында, һәр ишек төбендә диярлек каядыр 5, каядыр 15 кешелек чиратлар хасил булган.

Белешмә

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга күрә, 2016 елда Татарстанда 15 535 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. (2014 елда - 14 801 булган)

Татарстанда яман шеш авыруы белән 97 945 кеше исәптә тора. Күбесенчә тире (12,4%), калын эчәк (12,3%), сөт бизе (10,3%), үпкә (10,2%) яман шешләре белән авырыйлар.

2016 елда республикадагы 69 сәламәтлек саклау оешмасында оештырылган беренчел онкология бүлмәләрендә, 6 урындагы онкология бүлекләрендә барлыгы 291 336 мең кеше каралган. 24 185 кеше Казандагы Республика клиника-онкология диспансерына җибәрелгән, алар арасыннан 15 106 кешедә яман шеш булу расланган.

XS
SM
MD
LG