Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын эше нигезендә мәхкәмә башлана


"Адмирал" янгыннан соң
"Адмирал" янгыннан соң

Дүшәмбе "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын эше нигезендә беренчел тыңлаулар башлана. 12 гаепләнүче мәхкәмә каршына баса.

2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгын эше нигезендә 6 февральдә Казанның Авиатөзелеш районыныдагы "Юность" мәдәният йортында мәхкәмә башлана.

Киров районы мәхкәмәсенең матбугат сәркатибе Булат Батыршин сүзләренчә, беренче утырыш матбугат чаралары өчен ябык булачак. Әгәр яклар тагын бер беренчел утырыш таләп итмәсә, хөкемдар эш нигезендә беренче мәхкәмә утырышы көнен билгеләргә мөмкин.

Эшне Киров районы мәхкәмәсенең федераль хөкемдары Феликс Сабитов караячак. 12 гаепләнүче мәхкәмә каршына басачак. Алар: "Заря" оешмасы җитәкчесе, "Адмирал"ны арендага алып торучы Гусейн Гахраманов, аның урынбасарлары Николай Каекин һәм Гульгусейн Наджафов, "Инвестиция төзелеш ширкәте" һәм "АС менеджмент" Идарә итү ширкәте җитәкчесе Роберт Хәйруллин, мәхкәмә тәфтишләренең (пристав) районара бүлеге җиткәчесе Жанна Алпарова, элекке тәфтиш Минзилә Сафина, дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгече Галия Исаева һәм биш эшче - Наил һәм Нияз Габдулхаевлар, Фирдинат Ульданов, Альберт Халиков һәм Фәнис Мөхәмәтханов. Халиков белән Мөхәмәтханов кына үз гаебен таныган.

2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 19 кеше һәлак булды, 61 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын 1,5 млрд сум күләмендә материаль зыян салды, дип белдерелде. Каза күрүчеләр, моннан тыш, рухи зыян өчен 11,27 млрд сум таләп итә.

XS
SM
MD
LG