Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызганыч, тугра көне дә, байрак көне дә онытыла бара"


Татарстан туграсы кабул ителүгә 25 ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

7 февраль Татарстан туграсы кабул ителүгә 25 ел тулды. Бу вакыйга Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда лекция һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары оештырган тугралы байракчык тарату белән искә алынды.

Татарстан туграсы кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан 7 февраль Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда лекция уздырылды.

Чарага Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов һәм 1992 елда дәүләт символлары комиссиясе җитәкчесе булган шагыйрь Ренат Харис киләчәге әйтелсә дә, алар килмәде.

Бердәнбер чыгыш ясаучы - Русия геральдика берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Григорий Бушканец булды. Татарстан дәүләт туграсына бераз тукталганнан соң, ул озак итеп республика районнарының туграларын, аларның килеп чыгышын бәйнә-бәйнә аңлатты.

Музейда әлеге чара барганда, Бауман урамында "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстанның тугралы байракчыкларын таратуны оештырды.

Байракчык тарату чарасы башлануга активистлар янына полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Паспортлары булуга карамастан, чарада катнашучыларны полиция бүлегенә алып китәргә теләделәр, ләкин активистлар үз хокукларын белдергәннән соң, бу гамәлдән ваз кичтеләр һәм егетләрнең исем фамилияләрен язып алу белән чикләнделәр.

Чараны оештыручылардан "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин Азатлыкка, мондый хәл белән беренче тапкыр очрашуын, Татарстан байракчыклары таратуны республика халкына тугра көнен искә төшерү максаты белән оештыруларын әйтте.

Беренчедән, милли үзаң түбән дәрәҗәдә. Икенчедән, мәгълүмат чаралары искә төшерми, халык белми

"Кызганыч, республикабызда тугра көне дә, байрак көне дә искә алынмый. Оныталар. Мин моны, беренчедән, милли үзаң түбән дәрәҗәдә булуга бәйлим. Икенчедән, рәсми мәгълүмат чаралары бу көнне искә төшерми. Халык белми. Ягъни, тугра көне турында мәгълүмат киң даирәдә юк. Һәм без әлеге кимчелекне бетерергә тырышабыз", диде ул.

Бер меңнән артык тугралы байракчык тиз арада таралып бетте. Үтеп баручыларның кайберләре байракчыкларны машиналарына кую өчен дип алса, туристлар Казан һәдиясе буларак үз шәһәрләренә алып китергә теләүләрен әйтте. Фикер белдерүчеләр Татарстан туграсы төшкән һәдиләрне кибетләрдә бик очратмауларын да җиткерде.

Татарстан туграсы төшерелгән һәдияләргә Казанга килгән туристлар күпләп игътибар бирсә дә, кайбер кибетләрдә мондый һәдияләр бөтенләй юк, ә кайберләрендә моңа кадәр сатылса да, хәзер сатылмый булып чыкты.

Татарстан депутаты тамгалы бер кеше кибеткә килеп дәүләт символлары төшерелгән һәдияләрне сату тыелган дип әйтте

Кибетнең дә, үзләренең дә исемнәрен әйтмәүне сораган Бауман урамындагы бер кибеттә эшләүчеләр 2016 елның ахырларына кадәр Татарстан туграсы төшерелгән һәдия әйберләре сатуларын, әмма беркөнне кибеткә түшендә Татарстан депутаты тамгасы булган бер кешенең килеп дәүләт символлары төшерелгән һәдия әйберләрен сатуның тыелган булуы турында әйтүен һәм шуннан бирле тугралы әйберне сатмый башлауларын җиткерде.

"Бер караганда тугралы әйберләр сатылса, Татарстанга да файда булыр иде, халык бит яратып ала, безнең дә сәүдә яхшырак барыр иде. Тик шулай да бу хактагы канунны укырга кирәк әле", дип сатучылар моң зарларын җиткерде.

Шулай ук Бауман урамында урнашкан "Һәдияләр ярминкәсе" ("Ярмарка сувениров") кибете сатучысы Сезим Уланбекова исә, Татарстан туграсы көнендә тугралы әйберләрнең күпләп сатылуын, бигрәк тә "Ак Барс" хоккей такымы (кибет белән клуб арасында килешү бар) һәдияләрен туристларның яратып алуларын әйтте.

"Бүген генә Татарстан туграсы төшкән ун хоккей алкасы һәм башка әйберләр сатылды", дип белдерде Уланбекова.

Белешмә

1992 елның 7 февралендә Татарстан парламентында республиканың дәүләт символы булган Татарстан туграсы кабул ителде. Тугра Татарстанның дәүләт суверенлыгы символы булып тора.

Идея авторы Назыйм Ханзафаров һәм рәсем авторы Рим Фәхретдинов булган республика туграсы бер ягында түгәрәк калканлы һәм калканнан җиде каурыйлы канаты күренгән, алгы уң як тәпиен һәм койрыгын күтәреп торган канатлы барс сурәтеннән гыйбәрәт.

Тугра ак, кызыл, яшел һәм бераз алтынсу төсләр белән ясалган. Туградагы канатлы барсны яшел төскә алтынсу төсләр белән төшерелгән татар халкының милли орнаменты әйләндереп алган.

Түгәрәкнең иң өске өлешенә лалә чәчәге ясалган, ә иң аскы өлештә "Татарстан" дип язылган.

XS
SM
MD
LG