Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы йортта Путинны китмәскә чакыручы зур видеопроекция күрсәттеләр


Казандагы йортның фасады Путинны хакимияттән китмәскә чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Казанның "Барселона" торак комплексына проекцияләнгән видеода түбәтәйле Русия президенты Владимир Путин сурәте һәм "Китәргә уйлама да" дигән зур язу сурәтләнә.

Казан үзәгендә "Барселона" торак комплексы фасадында Владимир Путин сурәтләнгән гаять зур видеоинсталляция пәйда булды. Биналарда Русия президентының түбәтәй кигән портреты һәм "Китәргә уйлама да", дигән язу килеп чыга.

Әлеге видео интернетка сишәмбе эленгән иде, бүгенгә ул 1,5 мең тапкыр каралган.

"Барселона" торак комплексын төзүче "Сувар холдинг" ширкәте комментар бирүдән баш тарта.

Күптән түгел артист Василий Ливанов Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырган вакытта "ватан тавышы" Владимр Путинны Русия президентын вазифасыннан җибәрмәячәк дигән иде. "Әгәр сез кайчан да булса игътибар белән күккә карыйсыз икән, тавыш ишетерсез: "Уйлама да", диде Ливанов. Әлеге белдерү уңаеннан интернетта фикер алышулар күп булды.

"Барселона" күпкатлы торак комплексы Казанда Островский һәм Тихомиров урамнары киселешендә урнашкан. "Бу үз дәрәҗәсен бәяли белүче, вакыт тибешен тоеп яшәүче һәм вакыйгалар үзәгендә яшәргә теләүче кешеләр өчен төзелүче югары дәрәҗәдәге торак", диелә комплексның рәсми сайтында.

Былтыр "Җиңү" торак комплексында да видеоинсталляция элгәннәр иде. Ул вакытта йортларның утларынан "смайл" сурәте кабызылды.

XS
SM
MD
LG