Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар радиосы" форматы тулысынча "Тәртип FМ"га үзгәртелә


"Тәртип FМ"ны үз канаты астына алырга булган ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов башта, "Болгар радиосы" белән берләшкәннән соң 91,5 FМ ешлыгында "Тәртип FM" сөйләячәк дисә, соңрак "Болгар радиосы" исеме кала, ә форматы "Тәртип FM"неке булачак дип белдерде.

Бу хакта "Болгар радиосы"нда Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итте. ТНВ телерадиоширкәте мөдире Илшат Əминов пәнҗешәмбе иртән махсус җыелыш үткәреп, хезмәткәрләргә шуны җиткергән. "Болгар радиосы"ның хезмәткәрләре эштә кала, алга таба аларга "Тәртип FМ"да эшләүчеләр кушылыр дип көтелә.

Соңрак Әминов "Болгар радиосы" идарәсендә "Тәртип FМ"ның элекке хуҗасы Ибләминов белән очрашты, һәм радио хезмәткәрләре дә катнашкан шушы җыенда инде "Болгар радиосы" исеме киләчәктә дә калачак, ә менә аның эш форматы "Тәртип FМ"неке булачак дип әйтелде.

"Тәртип FМ"ның контенты "Болгар радиосы"на бирелергә мөмкин дигән хәбәр 4 февральдә таралды. Əмма тәфсиллерәк мәгълүмат әйтелмәде.

1 февраль Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров "Тәртип FM" радиосын саклап калу юллары эзләнә дип белдергән иде. "Без радионы саклап калу юлларын эзлибез. Радионы татар халкы ярата, тыңлый. Карар бар, вариантлар бар, алар турында соңрак әйтербез," диде Сәфәров.

XS
SM
MD
LG