Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 03:34

Конституция мәхкәмәсе Илдар Дадинга чыгарылган хөкем карарын яңадан карарга кушты


Илдар Дадинны яклап уздырылган каршылык чарасында

Конституция мәхкәмәсе җинаять кодексының урам чаралары уздыру тәртибен күп тапкыр бозу турындагы маддәсеннән баш тартмый, ләкин аны бары тик җәмгыятькә куркыныч тудырганда гына кулланырга мөмкин, дип белдерә.

Оппозиция вәкиле Илдар Дадинга урам чаралары уздыру тәртибен күп тапкыр бозу маддәсе нигезендә чыгарылган хөкем карары яңадан каралырга тиеш. Бу хакта Русия Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин белдерә.

Җомга узган утырышта Русиянең Конституция мәхкәмәсе митинг уздыру тәртибен күп тапкыр бозу өчен җинаять җаваплылыгы куллануны кануни дип таныды. Ләкин андый җинаять җаваплылыгы "ватандашның хокукларын һәм иреген яклау өчен" зарур булуына һәм хокук бозуның җәмгыятькә куркыныч тудыру дәрәҗәсенә карап кына кулланырга мөмкин диелде.

Җинаять кодексындагы әлеге 212.1 маддәдән баш тарту кирәклеге турында Конституция мәхкәмәсенә Илдар Дадин мөрәҗәгать иткән иде.

Әгәр тәртип бозу 180 тәүлек эчендә өч тапкырдан азрак булса, формаль рәвештә генә булып, ватандашларның хокукларына һәм ирегенә кагылмаса, җинаять җәзасы конституциягә каршы килә дип саналачак.

Росбалт язуынча, мәхкәмә тыңлауларына Илдар Дадинны яклап килгән оппозиция вәкилләрен кертмәгәннәр.

Митинглар уздыру тәртибен күп тапкыр бозу турындагы маддә 2014 елда гамәлгә кергән иде. Әлеге маддә нигезендә беренче гаепләнүче Илдар Дадин булды. Ул ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG