Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрки мәдәният әйберләре күргәзмәсе ачылды

10 февраль Казан Кирмәнендә урнашкан Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Рафаил Халитовның шәхси архивындагы тарихи экспонатлар күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә XVII-XX гасырларга караган кулъязмалар, бизәнү әйберләре, татарларның милли киемнәре, тәңкәләр, тукымалар урын алган.

Кызгылт тукымага кыйммәтле ташлар һәм көмешләр белән укалап эшләнгән хатын-кыз баш киемен кайбер белгечләр Сөембикә ханбикәнең баш киеме булырга мөмкин, дип тә фаразлады.

Күргәзмә 26 мартка кадәр ачык булачак.


XS
SM
MD
LG