Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея ракета сынавын уздырды


Ракета якынча 500 чакрым ераклыкка очкан. Көньяк Корея саклану министрлыгы белдерүенчә, ракета Төньяк Кореяның Пхунан-Пукто вилаятендәге полигоннан Япон диңгезенә таба җибәрелгән.

Көньяк Корея һәм АКШ Төньяк Кореяның Көнчыгыш ярында ракета сынавы нәтиҗәләрен тикшерә. Көньяк Корея штаб башлыклары комитеты хәбәр итүенчә, ракета якынча 500 чакрымга очкан. Пентагон Төньяк Корея җирлегеннән "ракета очырту" булганлыгын раслады.

Флорида штатында АКШ президенты Дональд Трамп белән булган Япония премьер-министры Синдзо Абэ кыскача белдерүендә ракета очырту БМО Иминлек Шурасы резолюциясен бозу икәнен әйтте. Трамп белдерүләр ясамады, бары тик АКШның тулысынча "Япония яклы" булуын әйтте.

12 февральдә уздырылган сынау Дональд Трампның президент вазифасына керешүеннән соң беренчесе булды. Гыйнварда Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын ракета җибәрүгә әзерлек тәмамлануын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG