Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:34

Мәхкәмә урамнан тотып полициягә алып кителгән һәм анда кыйналган кешегә эчке эшләр министрлыгы 50 мең сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Тагын ун мең сум аңа адвокат хезмәтләрен каплар өчен түләнергә тиеш. Кыйнаган полиция хезмәткәрләре иректән мәхрүм ителә.

Түбән Кама мәхкәмәсе Русия эчке эшләр министрлыгыннан тоткарланучыны җәзалаулар өчен компенсация буларак 50 мең сум түләтү турында карар чыгарды. Тагын ун мең сум аңа адвокат хезмәтләрен каплар өчен түләнергә тиеш, дип хәбәр итә "Зона права" хокук яклау оешмасының матбугат хезмәте.

Шикаятьне караган вакытта прокурор хөкемдардан 20 мең сум күләмендә компенсация түләтүне сораган, дип белдерә зыян күрүченең адвокаты Эльвира Ильясова.

Элек Түбән Кама районы полициясенең тәртип саклау хезмәтендә бүлек командиры булып эшләгән Әхмәт Моратов һәм машина йөртүче полиция хезмәткәре Руслан Нигъмәтуллин 2014 елның сентябрь аенда 27 яшьлек ирне "син исерек, шуңа күрә җәмәгать урынында йөрергә хакың юк" дип "Нева" дип аталган тәртип күзәтү урынына алып киләләр. Әмма аның исерек булуы, ни өчен күзәтү урынына китерелүе турында бернинди кәгазь дә тутырылмый.

Әлеге ир "нигә минем хокукларымны бозасыз" дип белдергәч, аны кыйныйлар, электрошокер белән җәзалыйлар һәм чыгарып җибәрәләр. Шунда ул полиция машинасы ишегендәге "Ышаныч телефоны" саннарын күреп ала һәм ул телефонга шалтыратып үзе белән булган хәлне аңлата. Тикшерү мәгълүматларына күрә, полиция хезмәткәрләре сигез тапкыр суккач, ир идәнгә егыла. Аннары да аңа 14 тапкыр суккалыйлар һәм аяклары белән башына да тибәләр. Кулларын, аякларын каералар. Өч тапкыр электрошокер кулланалар. Ирнең тәненә кан сава, баш мие селкенә.

Мәхкәмә полиция хезмәткәрләрен махсус җайланмалар белән җәзалап вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепле дип таба.

Моратов өч ярым, Нигъмәтуллин өч елга гомум режимлы колониягә хөкем ителә.

Аларга шулай ук иреккә чыккач ике ел дәвамында тәртип саклау оешмаларында эшләү тыелган.

XS
SM
MD
LG