Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яулык мәрәкәсе, Толстой һәм яһүд үрнәге мәсьәләсе


Азюрки мәктәбе укытучылары
Азюрки мәктәбе укытучылары

Без Азюрки мәктәбендә яулык бөркәнергә җөрьәт иткән хатын-кызларыбызны, сабый балаларны бердәм булып яклый алдыкмы?

Мин үскәндә авылдагы хатын-кызларның олысы-кечесе башларына яулык бөркәнә иде. Борын-борыннан килгән гадәт булганга, бу барыбызга да табигый тоела һәм шуңа күрә аңардан беркем дә ниндидер аерым мәгънә эзләмәгәндер. Ләкин тора-бара “шәһәр күргән” яшь кызлар яланбаш та йөри башлады, чәчен кистерүчеләр дә күренде. Гасыр ахырында авылдагы яшәү рәвеше күз алдында кисәк үзгәрде дә куйды шулай. Безнең якта гадәт-йолалар шактый тотрыклы үзе, әмма башта телевизор, хәзер инде интернеты да умыртка сөяге ныгып җитмәгән яшьләргә аерата нык тәэсир итә. Ә менә өлкәнрәк хатын-кызлар яулыктан, әлбәттә, беркайчан да аерылмады.

Егерме еллар элгәре “хиҗап” сүзе юк иде, яулык бөркәнү милли бер гадәт булып саналды

Соңгы елларда үсмер кызларның янә яулык бөркәнә башлавы күзгә ташлана. Һәм моңа нигәдер район мәгариф бүлекләренең, иң дөресе, өстәге түрәләрнең кинәт кенә эче поша башлады. Янәсе, алар яулыкта дини экстремизм чагылышын күрә. Шунысын да әйтергә кирәк, егерме еллар элгәре генә әле безнең телдә “хиҗап” сүзе юк иде, ә яулык бөркәнү милли бер гадәт булып саналды. Хәер, элек марҗалар да яулык бөркәнеп йөргән. Хәзер дә әнә чиркәүгә яланбаш керергә ярамый.

Чыннан да, хиҗап нәкъ менә эссе якларда яшәүче гарәп-фарсы хатын-кызлары өчен бик кулай, тыйб галимнәре раславынча, әгәр дә алар баштанаяк чүпрәккә уранмаса, кояш кыздырудан төрле тире авыруына дучар булыр иде. Борынгыларның һәр гамәле тормыш тәҗрибәсе белән ныгытылган шул. Бу җәһәттән пәрәнҗә дә аларда әле исламга кадәр үк йөзнең сафлыгын эссе кояштан саклау өчен гамәлгә кергән. Халык бит ул беркайчан да файдасыз, җайсыз нәрсәне гореф-гадәт кысаларына салмый.

Татар гадәте ислам дине таләпләре белән тәңгәл килгән

Тарихчыларның, сәяхәтчеләрнең язмаларыннан ачык күренә (аеруча гарәпләр моңа игътибар иткән): татар хатын-кызы беркайчан да борынны гына тышта калдырып чүпрәккә уранмаган. Ләкин баш киемсез дә йөрмәгән, гаурәтне дә каплаган. Аның яулык ябынуы да иң әүвәл чәчне җыйнап йөрү өчен гадәткә кергәндер әле. Алар бит гел аш-су тирәсендә кайнашкан. Һәм әлеге татар гадәте ислам дине таләпләре белән тәңгәл килгән. Безнең бабайларның исламны тыныч, ихтыяри кабул итүендә әлеге тәңгәллекләрнең шактый булуы билгеле бер роль уйнагандыр да. Мәсәлән, тарихтан билгеле: төркиләр хак дингә кергәнче үк дуңгыз ите ашамаган. Күчмә тормышта дуңгыз асрау мөмкин дә булмаган, мөгаен.

Ләкин кем безнең дәлилләрне тыңлый? Кайбер төбәкләрдә яулыкны дәүләт дошманы дип игълан итә яздылар. Әнә Мордовиядәге Аккүл (Белозерье, үзләре Азюрки диләр) мәктәбендәге укучы кызларның, хатын-кыз укытучыларның яулык бөркәнүенә каршы карагруһ җитәкчеләр чын-чынлап аяусыз сугыш ачкан. Республиканың мәгариф министры урынбасары урынында утыручы бер хатын аларны хәтта традицион булмаган дин тарафдарлары дип игълан итте.

Әлбәттә, Мордовиядәге барлык түрә-караның, дәүләт иминлеге органнарының яулык бәйләгән өчен бу бичара, әмма рухлары нык хатыннарга, гөнаһсыз сабыйларга бәйләнүе бер сылтау гына. Әлеге авылның бай, мул яшәве, димәк үзләрен бәйсез, мөстәкыйль тотуы, милли һәм дини үзенчәлекләрен саклавы аларның җен ачуын китерә. Дистә еллар дәвамында авыл файдасына кыл да кыймылдатмаган район һәм республика хакимиятенең бер атна эчендә биредә полиция өчен йорт салып куюын бүтәнчә ничек аңлатасың?

Бүгенге Русиядә православиенең кодрәте дәүләт хуплавы белән күз алдында кабара

Яшерен-батырын түгел, бүгенге Русиядә православиенең кодрәте дәүләт хуплавы белән күз алдында кабара, дөньякүләм “урыс дөньясы” төзү хакында игълан ителде, мондый вазгыятьтә ислам дине бу "өченче Рим" форматына сыймый, билгеле.

Без яулык мәрәкәсе белән мәш килгән арада православие әһелләре дәүләт алдында яңадан-яңа таләпләр куя һәм алар иртәме-соңмы үтәлә дә тора. Петербурдагы Исаакий чиркәве бинасын урыс православ чиркәве карамагына тапшыру шул юнәлештә тагын бер зур адым булды. Моңа каршы төшеп карадылар, янәсе, патша вакытында да Исаакий дәүләт кулында булган, анда хәзер музей, болай да көненә өч тапкыр дини гыйбадәтләр үтә, ул бөтен ил өчен мәдәни һәйкәл, фәлән-төгән. Соң кем инде андый майлы калҗа авызга кереп торганда бу сүзләргә колак сала? Дәүләт Думасының вице-спикеры Петр Толстой ни дигән бу уңайдан? “1917 елда наган тотып утраклык чигеннән (черта оседлости) чәчрәп чыккан һәм безнең чиркәүләрне җимергән кемсәләрнең бүген дәрәҗәле урыннарда – радиостанцияләрдә, канун чыгару җыелышларында утыручы оныклары, торыннары шул бабаларының эшен дәвам итә” - Русия парламенты, димәк бар ил җитәкчеләренең берсе булган түрә сүзләре бу.

Дөресен әйткәндә, артыграк кызып киткән ул Толстой. Шушы белдерүеннән соң социаль челтәрләрдә нинди шау-шу кузгалачагын күз алдына китермәгәндер. Аның сүзләре хаклы рәвештә яһүдләргә каршы ясалган белдерү буларак кабул ителде. Илдә антисемитизм таралуга каршы чыккан бар җәмәгать эшлеклеләре аны карагруһлыкта гаепләде. Аңгыраеп калган хәсрәт сәясәтчегә, мин яһүдләрне күздә тотмаган идем, мин аларны хөрмәт иткән кебек яратам, дип мыгырданудан, соңрак гафу үтенүдән башка чара калмады. Иң кызыгы – Дума рәисе Володинның, ул бит яһүдләрне түгел, каторжаннарны күздә тоткан, дип урынбасарын аклап маташуы.

Югыйсә, Петр Толстой телевидениедә эшләгәндә, украиннар аерым халык түгел, алар урысның бер өлеше генә дип тә белдереп тора иде. Нигә бер шау-шу чыксын. Хәтта Украинада сыену урыны тапкан Е.Киселев, М.Ганапольский кебекләрнең дә украиннарны яклап сүз дәшкәнен мин үзем шәхсән ишетмәдем дә, күрмәдем дә.

Мин боларны нигә искә төшердем соң әле?

Без Азюрки мәктәбендә яулык бөркәнергә җөрьәт иткән хатын-кызларыбызны, сабый балаларны бердәм булып яклый алдыкмы соң?

Ә без Аккүл (Азюрки) мәктәбендә яулык бөркәнергә җөрьәт иткән хатын-кызларыбызны, сабый балаларны бердәм булып яклый алдыкмы соң? Шөкер, Татар конгрессы, аерым җәмәгать эшлеклеләре, кайбер дин әһелләребез авыз йомып калмады. Әмма Русия күләмендә үтемле булып Рамзан Кадыровның гына тавышы яңгырады да, Максим Шевченко татарларны яклап өздереп әйтте. Ә үзебезнекеләрдән Дамир хәзрәт Мөхетдинов исә Мордовия идарәчеләре белән бер фикердә булуын белдерде. Дәүләт Думасында милләтара эшләр комитеты рәисе, башыннан аягына кадәр татар авылында үскән Илдар Гыйлметдинов андый ук сатлык юлга басмаса да, гадәттәгечә һәрьякка ошарга тырышып компромисска чакырды. Яулык бәйләүдә нинди компромисс булырга мөмкин? Йә бәйлисең, йә юк инде!

Кабатлап әйтәм, хикмәт монда яулыкта гына түгел, хикмәт карагруһ көчләрнең милли ныклыгыбызны сынавында. Шөкер, бөтенләй үк өметсез түгел икәнбез.

Әмма шул да ачык күренде - үз милләтебезне, үзебезнең кемлегебезне, үз гореф-гадәтләребезне дәррәү якларга кирәк булганда без әле башкалардан калышабыз. Татарга каршы кылынган гаделсезлекләр өчен дә без гафу үтенүне, тәүбә китерүне таләр итәргә тиешбез.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG