Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасының элекке депутаты Олег Михеев федераль эзләүгә чыгарылды


Элекке депутат ялган килешүләр аркылы Промсвязьбанктан ике миллиард сумнан артык акча урлауда гаепләнә

Русия Дәүләт Думасының "Гадел Русия" фиркасеннән элекке депутат Олег Михеев зур күләмдә акча урлауда гаепләнеп федераль эзләүгә тапшырылды.

Коммерсант газеты язуынча, Русия баш прокуроры урынбасары Виктор Гринь тарафыннан гаепләү карары расланган, ләкин эш мәхкәмәгә тапшырыла алмый, чөнки Михеевның имзасы юк.

Михеевка карата җинаять эше 2013 елда ачылды. Дәүләт Думасы аннан кагылгысызлык хокукын тартып алды. Элекке депутатны ялган килешүләр аркылы Промсвязьбанктан ике миллиард сумнан артык акча урлауда гаеплиләр.

"Гадел Русия" фиркасенең Волгоград бүлегесенең рәсми сайтында Михеевның белдерүе эленеп тора. Анда ул үзенә карата җинаять эше һәм тикшерүләр канунсыз башкарыла дип язган.

Чәршәмбе Русиянең Тикшерү комитеты Дәүләт Думасында КПРФның элекке депутаты Денис Вороненковны да федераль эзләүгә игълан итүе турында белдерде. Ул Мәскәү үзәгендә биш миллион доллар торган бинаны канунсыз басып алуда шикләнелә.

XS
SM
MD
LG