Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтият пленумы: тиешле намзәтләр расланды, альтернатива юк


Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев (с) һәм мөфти Камил Сәмигуллин. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сәхифәсе фотосы
Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев (с) һәм мөфти Камил Сәмигуллин. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сәхифәсе фотосы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында мөфтилеккә бердәнбер намзәт итеп Камил Сәмигуллин расланган. Баш казый вазифасына дәгъва иткән Камил Бикчәнтәев намзәте дә, мөхтәсибләр утырышында тәкъдим ителмәү сылтавы белән кире кагылган.

Бүген ябык ишекләр артында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы узды. Әйтергә кирәк, мөфтият журналистлардан сер саклауны арттыра бара. Дүшәмбе көнне мөфти һәм баш казый вазифасына намзәтләрдән гаризалар кабул итү тәмамлангач та, кемнәр гариза бирүе турында мөфтияттән мәгълүмат алып булмады. Барысы да пленумда билгеле булачак диелде. Бүген узган пленумда Татарстан мөфтие вазифасына бары тик бер генә намзәт расланган - хәзерге мөфти, 31 яшьлек Камил Сәмигуллин. Сәмигуллин беренче тапкыр мөфти булып 2013 елның 13 апрелендә сайланды һәм тагын дүрт елга кала дигән сүз.

Баш казый вазифасына Җәлил хәзрәт Фазлыевны чыгарганнар. Казанның "Солтан" мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәев элегрәк Азатлыкка баш казый вазифасына гариза тапшыруын әйткән иде, әмма мөхтәсибәт утырышында хуплау тапмауга сылтап, аны үткәрмәгәннәр. Гәрчә Бикчәнтәев Азатлыкка үзен мөхтәсибәт тәкъдим итүен белдергән иде.

Пленумнан соң Азатлык аның белән элемтәгә керде, әмма Бикчәнтәев әле үзенең расланмавы турында мәгълүматлы түгел иде.

"Мин бит анда катнашмадым. Әле үземә әйтүче юк. Берни белмим", диде ул.

Пленумда катнашучылар
Пленумда катнашучылар

Димәк, мөхтәсибәт тарафыннан тәкъдим ителмәүчеләр мөфти һәм баш казый вазифасына дәгъва кыла алмый һәм альтернатива булу мөмкин түгел. Шул ук вакытта Азатлык элекке мөфти сайлауларның берсендә мөхтәсибләргә пленумда кайсы намзәткә тавыш бирүне район башлыклары "киңәш итеп" җибәрүе турында язган иде. Ә пленумда расланмаган намзәтләр корылтайда сайлана алмый.

Шулай ук пленумда мөфтинең беренче урынбасары вазифасына да намзәтләр чыгарылган. Әлеге вазифага "Котдус" мәчете имамы Рөстәм Вәлиуллин һәм "Кол-Шәриф" мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов дәгъва кыла.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте корылтае 17 апрельдә уза. Шунда мөфти, аның беренче урынбасары һәм баш казый сайланачак.

XS
SM
MD
LG