Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:53

"Татарстанның Думадагы 16 депутаты Максудиның сыңар кулына да тормый"


20 февраль Казанның "Истанбул" паркында бер төркем татар активисты узган ел ахырында ачылган Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салып аны һәм Гаяз Исхакыйны искә алды.

Русия һәм соңрак Төркия сәясәтчесе, Идел-Урал штатын оештыруны җитәкләгән Садри Максудиның вафат булган көне (20 февраль) һәм татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, публицист, сәясәтче Гаяз Исхакыйның туган көне (23 февраль) Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре оештырган чаралар белән искә алынды.

Галимнәр, язучылар, төрле басма мөхәррирләре, журналистлар, активистлар башта Казанның "Истанбул" паркында урнашкан Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салды.

Язучы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов Садри Максудины Русия Думасының Татарстаннан сайланган хәзерге депутатлары белән чагыштырды.

"Садри Максуди 26 яшендә Русия Думасы депутаты булып сайлана. Ул татар мәгарифен яклап 38 тапкыр трибунага атылып чыга.

Чагыштыру өчен әйтсәк, безнең бүгенге көндә Татарстаннан Думага сайланган 16 депутат бар. Аларның 16сын җыйсаң да, Садри Максудиның сыңар кулына да тормыйлар. Чөнки аларның берсенең дә татар милләтен яклап чыкканы юк. Аларга милләт кирәкми.

Максуди мәгариф канунына шәкертләр барлык фәннәрне фәкатъ туган телендә укырга тиеш дигән маддәне керттерә

Максуди Думада чыгыш ясап кына калмый, җиңүгә дә ирешә. Ул мәгариф турындагы канунга мәктәптә шәкертләр урыс теленнән кала башка барлык фәннәрне дә фәкатъ туган телләрендә генә укырга тиеш дигән маддәне керттерә. Шулай ук башка кануннар, әйтик илне саклау турындагы кануннарга да татар-мөселманнарны яклап маддәләр өстәтүгә ирешә.

Ул хәтта төрки авылларда аракы сатылырга тиеш түгел дигән канунны да кабул иттерүгә ирешә һәм бөтен аракы кибетләрен яптырып бетертә.

Максуди дә, Исхакый да татар милләтенең хокукын яклаган өчен чит илгә куылгач та үз милләте хокукын Европа күләмендә яклап йөргән шәхесләр, дип белдерде Вахит Имамов һәйкәл янында ясаган чыгышында.

Галим Рафаил Мөхәммәтдинов сүзләренчә, XX гасыр башында татар милләтен формалаштыру, җәмгыять эчендә буржуаз мөнәсәбәтләрен урнаштыруда өч зур шәхес катнаша.

Болар - Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди була. Алар яңарыш чорында җәдитчелек дигән хәрәкәт башында торганнар. Бу өч шәхес арасыннан Садри Максуди универсаллыгы, киң карашлылыгы һәм активлыгы белән тагын да аерылып торган.

Гаяз Исхакыйның тормышын өйрәнгән галимә Лена Гайнанова сүзләренчә, Гаяз Исхакыйның иң якын дусты - Садри Максуди булган.

"Хатларыннан күренгәнчә, Садри Максуди Гаяз Исхакыйга терәк булып торган. Гаяз Исхакыйның һәркемгә билгеле булган "Идел-Урал" дигән очеркы бар. Ул борынгы заманнардан безнең тарихыбызны, 1930нчы еллардагы вакыйгаларны һәм татарның киләчәккә өметләре турында язган.

"Идел-Урал" әсәре 1933 елда француз, поляк, соңрак япон телендә басылып чыккан

Бик көчле тәэсир итә торган һәм үткен тел белән язылган ул. Очеркны француз теленә Садри Максуди тәрҗемә иткән. Бу әсәр 1933 елда француз, поляк, соңрак япон телендә басылып чыккан.

Садри Максуди Гаяз Исхакыйны җирләгән вакытта бик зур чыгыш ясый. Шунда ул, татарның бик зур йолдызы вафат булды. Ләкин ул шулкадәр күп эшләр эшләде, шулкадәр фикерен киң таратты, ул әле татар күңелендә яңадан чәчәк атачак, дип белдерә.

Соңрак "Волга" кунакханәсендә узган түгәрәк өстәлдә ясаган чыгышында да Лена ханым Гаяз Исхакый турында күп мәгълүмат җиткерде.

Галимә фикеренчә, Татарстанда Гаяз Исхакыйга игътибар җитми. Аның исемен йөрткән урам бик кечкенә һәм аны күп кеше белми.

"Үзләре исән булмаган бөекләрнең проблемнары артта кала бара. Хәзер исәннәр үзләре турында кайгырта ала әле, ә Исхакый кайгырта алмый. Исхакыйга бүгенге көндә һәйкәл юк. Урамы бик кечкенә, нибары өч йортлы урам йөртә аның исемен. Бу урамны алыштыру турында уйларга кирәк.

Хәзерге вакытта музейның мөдире - колхозның элекке пешекчесе, ә фәнни хезмәткәре - элекке бухгалтер

Шулай ук Казанда Исхакый музеен да оештырырга кирәк. Яуширмәгә бөтен кеше бара алмый. Яуширмәдәге музей хезмәткәрләре дә гел алышынып тора. Белемлерәк кешеләр аннан китеп барган. Хәзерге вакытта бу музейның мөдире - колхозның элекке пешекчесе, ә фәнни хезмәткәр дигәне - элекке бухгалтер", дип белдерде Лена Гайнанова.

Түгәрәк өстәл утырышы ахырында чараны оештыручы "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарстан президентына атап резолюцияне укыды.

Әлеге резолюциядә президенттан Казанда Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди музейларын булдыру, Гаяз Исхакыйга һәйкәл кую, татарның ике бөек шәхесенең дә китапларын чыгару, аларның юбилейларын лаеклы дәрәҗәдә билгеләп үтү өчен махсус комиссия булдыру, Садри Максуди һәм Гаяз Исхакый исемнәрен Казанның зур урамнарына бирүдә ярдәм итүе соралды.

Резолюция түгәрәк өстәлдә катнашучылар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG