Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 11:40

Русия саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, әлеге гаскәрләр "акыллы, белемле һәм тәэсирле" пропаганда белән шөгыльләнәчәк.

Русиядә "мәгълүмати чаралар гаскәре" (войска информационных операций) оештырылган. Бу хакта Дәүләт думасында чыгыш ясаганда Русия саклану министры Сергей Шойгу белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия кораллы көчләренең әлеге бүлеге "акыллы, белемле һәм тәэсирле" пропаганда белән шөгыльләнәчәк. Яңа оештырылган гаскәрләр совет чорындагы контрпропаганда белән шөгыльләнүче идарәдән "күпкә көчлерәк" булачак, ди министр.

Zecurion Analytics оешмасы тикшерүләренә караганда, Русия "кибергаскәрләре" зур үсештә булган биш ил арасына керә. Zecurion Analytics мәгълүматларына күрә, Русия "кибергаскәрләре"нең саны бер мең кешегә җитә, аларның эшчәнлегенә ел саен 300 миллион долларга якын акча бүленә.

Гыйнвар башында америка махсус хезмәтләре Русиянең хакерлар ярдәмендә АКШ президент сайлавына тыкшынуы турында хисап чыгарды. Февральдә Русия киберһөҗүмнәре турында Франциядә дә белдерделәр. Германия дә Кремль сайлау процессына катнашыр дип борчыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG