Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Дадин утырган колонияне тикшерергә җыена


Активист Илдар Дадин
Активист Илдар Дадин

Югары мәхкәмәнең Илдар Дадинны иреккә чыгару турындагы карары Алтай өлкәсендәге колониягә барып җитмәгәнлектән, оппозиция вәкилен әле иреккә чыгармаганнар.

Алтай өлкәсенең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе оппозиция активисты утырган бишенче санлы колониягә 25 февральдә планнан тыш тикшерү белән барачак. Бу хакта төбәк күзәтү комиссиясе рәисе Алексей Белоус белдерә. Элегрәк Дадинның хатыны Анастасия Зотова иренең әлегә кадәр иреккә чыгарылмаганы турында әйкән иде.

Белоус сүзләренчә, Русия Югары мәхкәмәсенең карары килеп җитмәүгә карамастан, Дадинны колониядә тотуның нигезе юк. 22 февральдә Җәзаларны үтәү федераль инспекциясе җитәкчесе урынбасары Валерий Максименко Илдар Дадин документ килеп җитү белән иреккә чыгарылачак, дигән иде. Карарны 23 февральдә китереп җиткерергә тиешләр иде. Бәйрәм көннәр Дадинны чыгаруга тәэсир итмәячәк, диде Максименко.

Урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Илдар Дадинга карата 22 февральдә җинаять эше туктатылды.

Русия Югары мәхкәмәсе Дадинны иреккә чыгару, аңа карата ачылган җинатяь эшен туктату һәм хөкем ителүченең аклау хокукын тану турында карар чыгарды.

Дадин - урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше булды. Ул ике ел ярымга колониягә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG