Башкортстанда түбәдән ишелгән кар астында икенче кеше һәлак булды
Башкортстанда бу кышта кар астында калып икенче кеше һәлак булды. Элгерәк Уфа янындагы бер авылда 13 яшьлек үсмернең гомере өзелгән иде. Атна ахырында Белоретта 52 яшьлек хатынның җәсәден түбәдән ишелгән кар астыннан табып алдылар. Уфадагы бер мәктәп түбәсеннән кар ишелеп, тагын бер кеше чак кына исән калды. Хәзер инде Уфа урамнарында ишелгән кар астында калган машиналарны да еш кына очратырга була. Җаваплы оешмалар түбәләрдәге карларны чистартып өлгерә алмый.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?