Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 11:44

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы Калфак туе уздырды.

Калфак туен уздыру эш планына кертелгәч тә, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова берничә вариант тема билгеләгән иде. Ике дистә елдан артык мәктәпләрдә татар теле укытучылары алып барган эшләр белән таныштыру, милли сыйныфларда белем алган бүген инде үзләре сабыйларын татар төркемнәре һәм сыйныфларына укырга китергән милли гаиләләр турында мәгълүмат җиткерү, республикада үткән гасыр башында сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән эшмәкәр хатын-кызлар һәм Удмуртиянең медицина тармагында дан казанган табибәләр тормышына тукталу иде. Бергә җыелып, киңәшләшкәч, Калфак туеның төп темасын милли мәгарифкә багышларга кирәк дигән фикер өстенлек алды.

Калфак туен әзерләүчеләр
Калфак туен әзерләүчеләр

Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортына республика районнарыннан иң актив хатын-кызларыбыз чакырылган. Калфак туе төбәкләрдән килгән ханымнар белән танышудан башланды. Удмуртиянең Дебесс районында татарлар саны күп түгел. Берничә ел элек алар җыела башлаганнар. Үсеп килүче яшьләр туган телдә аралашмый. Мәктәптә татар сыйныфлары юк, туган телләрендә өйдә генә сөйләшәләр, телләре дә Кистем авылы диалектында ачыла. “Биредәге эшләр белән танышып, үзебездә дә милли хәрәкәтне җанландырып җибәрү”, диде Венера Тютина.

Можга районы Сосмак авылы ханымнары
Можга районы Сосмак авылы ханымнары

Можга районы Сосмак авылында ике дистә еллар элек мәчет ачылды, балалар бакчасы-мәктәп бинасы төзелгән иде. Балалар саны соңгы елларда 12гә генә калган, алар Инек авылына йөреп бары тик рус телендә генә укыйлар. “Бакча-мәктәп бинасында хәзер элемтә бүлеге, китапханә урнашкан. Бәйрәмнәрдә татарча чаралар уздырабыз, балаларны җәлеп итәбез. Миллилекне саклап калу – шул ният белән “Ак калфак” оешмасы эше белән танышырга килдек”, дип уртаклаштылар Азатлыкка Фәүзия Шәрипова, Хәлидә Сәләхиева, Камәрия Галимуллина.

“Рәйхан” җырчысы Әлфия Рәҗәпова
“Рәйхан” җырчысы Әлфия Рәҗәпова

Камбарка, Каракүл, Ижаудан төрле ансамбль вәкилләре дә үз эшләре белән таныштырып киттеләр. Ханымнар төбәкләр туган телне укыту мәктәп расписаниеләреннән югалып барылуын җиткерде, мәдәни мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән эшләре хакында сөйләде. Хуш исләр яңкып торган милли ризыкларыбызның рецептлары белән дә таныштырды. Татар халкының милли ризыгы бәлешне дә төрле районнарда төрлечә пешерәләр. Ижаудан яңа оешкан “Рәйхан” җыр төркеме җырчысы Әлфия Рәҗәпова балан бәлешен бик тәмле итеп пешерә. Баланны җыеп, чистартып югач, озак итеп пешерә, аннан соң аны иттарткычтан чыгара, шикәр комы өстәп савытларга тутырып куя. Бәлешне ханымнар бик мактап ашады.

Тәнзилә Романова гаиләсендә сакланган борынгы калфак
Тәнзилә Романова гаиләсендә сакланган борынгы калфак

Иградан Тәнзилә Романова исә бәлешне һәрвакыт берничә төр иттән пешерә икән. Дөрестән дә, аның бәлеше телеңне йотарлык иде.

Тәнзилә ханым гаиләсендә сакланган ядкарь – борынгы калфак та кызыксыну уятты. Калфак 1860 елларда тегелгән. Бу калфак инде таушалган, димәк, аны еш кигәннәр. Гаилә альбомында дәү әбисе шушы калфакны киеп төшкән фото да саклана икән.

Җыенга ханымнар да калфаклардан, милли киемнәрдән килгән иде. Һәр районның үзенчәлекле калфаклары, милли костюмнары – залда шулкадәр бизәкле киемнәрдән ханымнарны күрү үзе бер шатлыклы хисләр тудырды.

Калфак туеның икенче өлеше “Энҗе” татар балалар бакчасы нәниләре чыгышлары белән башланды. Бер дә каушамыйча сабыйлар сәхнәдән дә, залда да бик матур чыгышлар ясады.

Җыелган халык “Ак калфак”ның кыска гына вакыт эчендә инде зур гына чаралар уздыруы турында фильм да карады. Күргәзмә материал оешмага кызыксынуны арттырды. Можга районы Сосмак авылыннан, Игра, Дебесс төбәгеннән килгән ханымнар оешманың эше белән танышып, үзләрендә дә шушындый чаралар уздыру теләге булуын җиткерде.

Каракүл кунаклары белән Ләйсирә Йосыпова (с) һәм Лариса Гайнетдинова
Каракүл кунаклары белән Ләйсирә Йосыпова (с) һәм Лариса Гайнетдинова

Бәйрәмнең төп өлеше тарихи хатын-кызларыбызга багышланган иде. Сөембикә тарихы, бу рольне “Ак калфак” оешмасы рәисе Бриллиант Абдрахманова башкарды, беркемне дә битараф калдырмады. Ижауда яшәгән беренче татар хатын-кыз артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, ут күршебез - Татарстанның Әгерҗе районының Иж Бубый авылы мәдрәсәсендә белем биргән, мәктәпне җитәкләгән Мөх­лисә Бубый кебек легендар шәхесләребез турында мәгълүмат бирелде.

Дебесстан Венера Тютина
Дебесстан Венера Тютина

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең данлыклы 20нче татар мәктәбендә туган теле һәм әдәбияты укыткан Мәгъшукә Кәримова, Дилә Гыйззәтуллина (Сәхибҗамал Гыйз­зәтуллина-Волжскаяның бертуганы), Шәфыйка Вә­лиева, Нәкыя Исламова, Сәлимә Сибгатуллина, шулай ук башлангыч сыйныфларны укыткан Адия Бигбашева, Һадия Гыйлметдинова, Латыйфа Мө­хәммәдьярова, Маһрия Ханнанова белән горурлана алабыз.

Кичәнең иң югары ноктасы - Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” пьессасыннан өзек булды. Оештыручылар әсәрнең Мөхлисә Бубыйның төрмәдә кызы Наҗия белән соңгы тапкыр очрашу өлешен сәхнәләштергән. Мөхлисә Бубый ролен 107нче балалар бакчасының татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова, Наҗияне бакча укытучысы Гөлфинә Шәехова башкарды.

"Энҗе" балалар бакчасы хезмәткәрләре теккән калфаклар
"Энҗе" балалар бакчасы хезмәткәрләре теккән калфаклар

Азатлыкка Мөхлисә Бубый ролен башкаручы Ләйсирә Йосыпова, башта тәкъдим белән килешмәвен, берничә көн уйланып йөрүдән соң үзенең дә, әсәрнең герое кебек ана телен укытуын, моңа кайберләрнең битараф булуын күреп, җаны әрнүен һәм әсәрдә әйтелгәнчә, үзенең дә балаларын татар җанлы, милли рухта һәм дини йолаларны үтәрдәй итеп тәрбияләвен, аларның киләчәктә үзенең эшен дәвам итүчеләр булыр дигән теләген исәпләп рольгә алына. Мөхлисә Бубыйның язмышын үз йөрәге аша үткәргәнгә геройның хисләрен дә халыка җиткерә алды. "Бик авыр заманнарда да телебезне, динебезне саклап калучы милләт аналары булган. Бүген дә Удмуртия мәктәпләрендә җиң сызганып эшләүче татар теле укытучылары хакында шундый сүзләр әйтергә мөмкин", диде Ләйсирә Йосыпова.

Асия Әхмәтова уртада кызы Зөлфия белән
Асия Әхмәтова уртада кызы Зөлфия белән

“Яңарыш” газетасы калфакка багышланган шигырь бәйгесе игълан итте. Җиңүче – Әгерҗе төбәге шагыйрәсе Әлфирә Низамова. Аңа һәм 2-3нче урын яулаган ханымнарга бик матур чигелгән калфак бүләк ителде. Әлеге бәйгедә җиңү яулаган Асия Әхмәтова беренче тапкыр шигырь язуын әйтте. Асия ханым ике бала тәрбияләп үстергән. Икесе дә башкаланың 12нче санлы мәктәпнең татар сыйныфларында белем алган. Улы Ирек тә, кызы Зөлфия дә - “Иман” татар яшьләре берлегенең актив әгъзалары. Бу гаилә балалар тәрбияләүдә башкалар өчен үрнәк булып тора. Асия ханым балалар тәрбияләүдә кулланган алымнары хакында да сөйләде.

Очрашу калфак тегү остаханәсе белән төгәлләнде. Киләсе милли чараларга ханымнар үз куллары белән теккән калфаклардан килергә сүз бирделәр.

Калфак туе бәйрәмен шәһәр күләмендә халыкка тәкъдим итү дә хәл ителде. Татар теле укытучысы Фәридә Кашапова әйтүенчә, ул чарага татар сыйныфларында укучыларны, аларның әти-әниләрен, иң мөһиме быел беренче сыйныфка укырга керүче сабыйларның әти-әниләрен, әби-бабаларын чакырырга килештеләр. Чара "Спартак халыклар иҗаты" йортында 17 мартка билгеләнде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG