Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кояш" газеты, 5 март 1917 ел


"Кояш" газеты, №1088, Казан. 5 март 1917
"Кояш" газеты, №1088, Казан. 5 март 1917

Азатлык 1917 елда татар матбугатында дөнья күргән язмалар белән таныштыра.

"Кояш" Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек газет. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга. Газетка Фатих Амирхан, Гасыйм Лотфи, Якуб Айманов, Габдулла Тукай, Ибраһим Биккол даими мәкаләләр язган.

"Кояш" газеты, Казан
5 март 1917 ел (№1088)

Мәмләкәттәге алмашынулар мөнәсәбәте белән

26 февральдә мәмләкәтемездә ясалган олуг алмашыну бер Русиянең генә түгел, бәлки бөтен дөньяның олуг вакыйгаларыннан берсе иде. Тарихта мәгълүм сәяси инкыйлабларның иң кансызларыннан вә иң кыска мөдәттә (вакытта) зур мөкяфәт (казаныш, бүләк) казанганларындан берсе булган бу олуг инкыйлаб хакыйкатьтә гаҗәп бер инкыйлабтыр. […]

Яңа вакытлы хакимиятемезнең идарә эшен үз кулына алып җиткерүе белән ватанымызда хөрриятләр хөкем сөрә башлый, парламентлы дәүләтләрдәге һәрбер хөррият: матбугат хөррияте, җыелышлар хөррияте, динләр вә милләтләр, шәхесләр хөррияте – һәммәсе-һәммәсе ватанымызда да гражданнарның хокукый буларак хөкем сөрәдер.

Бу хөрриятләрнең һәммәсеннән, без мөселманнар, башка дин вә милләт әһелләре белән бертигез файдаланырга хокуклымыз вә тиешлемез, моннан соң безнең ул хокукымызны чикли торган нәрсә булмаска тиештер. […]

Хәзергә кадәр булып өлгергән вә булачак вакыйгалар безнең алга һәр көнне яңадан-яңа мәсьәләләр чыгарып торачактыр. Менә шул мәсьәләләрнең һәммәсенең хәлендә моннан соң үземез бик зур роль уйный алачакмыз, менә шуңар күрә, бүгенгә бурычымыз – оешу, укмашу, берләшү, гомуми милли бер организация вуҗудкә китерүдер. […]

И җәмәгать муслимин! Гаять мөһим заманларның гаять мөһим вакыйгаларын тик торып үткәрәмез. Бу вакыйгаларны әгәр бер милләт буларак, оешып, укмашып каршы алмасак, үз гомеремезне генә түгел, бәлки, милләтемезнең гомерен оттырган булачакмыз.

Казан хәбәрләре

Яңа хакимиятне ихтираф кылу – чәршәнбе көн март берендә Казанга “Хөкүмәт алмашынган!” дигән хәбәр агыздан-агызга күчеп килеп җитте. Шул ук көннең кичендә вакыйгага нисбәттә аз микъдарда башларында ыстудентлар булган эшчеләр йөреп, халык җыела торган урынларда яңа хакимиятнең әмерләрен укып йөргәнлекләре хәбәре иреште.

Пәнҗешәмбе 2 мартта инде яңа хөкүмәтнең фәрманлары вә игъланлары гәзитәләрдә басылып таралды. Шул ук көндә шәһәр думасы әгъзаларының гадәттән тыш үзара ябык ишектә мәҗлесе булды. Бу киңәшнең нәтиҗәсе игълан ителде. Бу игъланга караганда, шәһәр башлыгы хәзерге вакыйгалар мөнәсәбәте белән җирле олуг мәмүрләр (дәүләт эшчеләре) белән фикер алышкан вә бу җөмләдән вилаять вәлиясеннән (җитәкче) мондый җавап алынган: “Мин саф рус һәм ватан сөюче булганлыгымнан Дәүләт Думасы тарафыннан тәшкил ителгән вакытлы идарә комитетын икътираф кыйламын һәм бүген үк Дәүләт Думасына мөрәҗәгать кыйлып, моннан соң вилаятьне ничек идарә кыйлырга кирәклеген сорыйм”. Бу хәбәр Думада зур алкышлар белән каршылана. Моннан соң Думаның түбәндәге карары игълан кыйлына: 1) Дәүләт Думасының вакытлы идарә комитетын законный диеп танырга; 2) бу карарны Дәүләт Думасына хәбәр итәргә. […]

– Иң яхшы, шикәргә караганда да күп мәртәбә артык нәрсә – балдыр. Сәламәтлек өчен иң файдалы нәрсә дә саф балдыр. Һәм һәртөрле татлы җимеш вә йөземләрдән ләззәтлерәк булган нәрсә дә – балдыр. Бу нык татлы вә хуш исле Кавказ вә юкә балларын беренче кулдан умарта җәмгыяте тарафыннан ачылмыш балык базарындагы кибеттән алырга мөмкин. Кибет һәркөн сәгать 9 дан 1 гә кадәр, 2 дән 6 сәгатькә кадәр ачыктыр.

– Зөя өязеннән. Безнең өяздә дә һәр җирдә булган кеби һәрнәрсәгә аптыраш. Халык кирәген базарлардан таба алмый. Бу сәбәптән, халык җәмәгать кибетләре ачу кайгысына төште. Һәм күп җирләрдә бу кибет ачылды да. Ләкин болар да кирәген җитештереп бетерә алмыйлар. Шәһәрдән китергән нәрсәләре боларның да көне белән сатылып бетә.

Базарларда чәйнең тактасы 8 сумларга барып җитте. Җирле богъдай онының паравойда тартылганы поты 15 сум, арыш оны беренче сорт 8 сум.

– Кышның чамадан тыш катылыгы сәбәпле баз вә идән астындагы бәрәңгеләр өшеде. Җир өч аршин калынлыкка туңган.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG