Accessibility links

Кайнар хәбәр

Март аенда кинода ниләр була?


Азатлыкның Киноханә шәлкеме, гадәттәгечә, яңа айның иң кызыклы премьераларын тәкъдим итә. Март ае төрле жанр яратучылар өчен яңа фильмнарга бай ай булып күренә. Алты кызыклы фильмга күзәтү тәкъдим итәбез.

Яшүсмерләр зарыгып көткән премьерадан башлыйк. Янә Росомаха дип уйлыйсызмы? Юк, хәзер бу каһарман үзен гади генә "Логан" дип атый. Моңа кадәр чыккан Росомаха фильмы шулкадәр уңышсыз чыккан ки, бу юлы продюсерлар бөтенләй башка форматтагы фильм әзерләгәннәр. Балаларны монда алып барырга киңәш ителми: күп сугышулар һәм өметсез финал.

Фильм сюжеты Икс кешеләреннән азат. Ерак киләчәктә Логан һәм профессор Ксавьер явызлык белән көрәштә икесе генә кала. Алар мондый кинолар өчен гадәттәгечә бар дөньяны юк итәргә омтылган зур ширкәткә каршы чыгалар.

Нигә карарга кирәк? Мөгаен, "Караңгы рыцарь"дан соң беренче җитди һәм аллюзияләргә бай каһарман турында фильм. Сәяси ишарәләр һәм культурологик өземтәләргә бай, динамик сюжет. Өстәмә сәбәп – Һью Джекман уены.

Җырла!

Ә менә бу фильмга балалар һәм гаилә белән барырга кирәк. "Зоотопия" уңышы белән оста кулланып, авторлар күп тамашачыны җыя ала. Биредә дә вакыйгалар антропоморф хайваннар дөньясында бара. Ләкин, Зоотопиядән аермалы буларак, бу детектив түгел, ә "Тавыш" тапшыруын нык хәтерләткән музыкаль мелодрама.

Өй ханымы булган дуңгыз, урамнарда җырлаучы тычкан, оялучан фил, җинаятьчел гаиләдән горилла һәм башкалар – барысы да бер сәхнәдә җыела. Җыр бәйгесен оештырган коала акча эшләү максатын куя, ә һәр җанвар үзен күрсәтү мөмкинлеген ала. Нәтиҗәдә, җиңел һәм матур, моңлы мюзикл килеп чыга.

Нигә карарга кирәк? Ихлас, самими мультфильм. Үзегез белән гаиләне алып була, дуслар белән бару мөмкин. Иң мөһиме – музыка һәм заманча поп-мәдәнияткә битараф булмаучылар бу анимацион фильмны яратачак.

Парижда бер төн

Романтиклар бармы? Нәкъ сезнең өчен классик француз фильмы. Дөнья буйлап премьералар инде күптән булса да, Русиядә фильм мартта гына күрсәтелә башлый. Типик француз, театр мөдире һәм ваемсыз Луиджиның авыр максаты бар – зур премьерага зур акчалар табу. Моның өчен ул барлык көчен куярга тиеш.

Нигә карарга кирәк? Төнге, романтик Париж атмосферы өчен. Һәм кабатланмас француз юморы өчен. Кыскасы, романтик күңелле кешеләр өчен менә дигән фильм.

Алтын

Триллер, драма, маҗаралар – бу фильм Кенни Уэллс исемле кайгыга бирелми торган хыялый алтын эзләүче турында. Язмышны ничек тә булса яхшы якка үзгәртү максатыннан ул үзе кебек үк уңышка ирешмәгән геолог белән Индонезия джунглиларында алтын табу юлына чыга.

Нигә карарга кирәк? Уңышка ирешү юлының никадәр авыр булганын сурәтләгән филмнар һәрвакыт кешене мотивацияли. Биек йортлардагы офис сөйләшүләре һәм джунглиларда маҗаралар – кызыклы фильм рецепты.

Диңгез янындагы Манчестер

Ялкау сантехник Линың абыйсы кинәт үлгәннән соң, ул кире туган шәһәренә кайта һәм абыйсының яшүсмер улын карарга тиеш була. Туган шәһәргә кайту исә аның элекке тормышындагы трагедияне ача. Бу фильм иң яхшы сценарий өчен Оскар премиясен алды. Шулай ук төп рольне башкаручы Кейси Аффлек та иң яхшы актер булып таныла.

Нигә карарга кирәк? "Оскар" премиясендә 4 номинация юкка гына бирелми, бу – фильм сыйфатының күрсәткече. Якыннар үлү, кайгы һәм психик көчсезләнү турында авыр, психологик драма, бу – тормыш турында тирән мәгънәле кино.

Сылукай һәм албасты

Диснейның классик мультфильмнарын кем яратмый? Ә аның фильмга төшкән вариантларын? Дисней ширкәтенең классик фильмнар төшерү шаукымының чираттагы мисалы – "Сылукай һәм албасты" фильмы. Усал һәм дорфа булганы өчен шаһзадәгә мәңгелек албасты булу ләгънәте төшә. Аннан котылу өчен албастыга игелекле булырга, яратырга өйрәнергә һәм үзенә гашыйк иттерергә кирәк була.

Нигә карарга кирәк? Матур, төсле әкият. Балаларга да күрсәтеп була. Тылсым һәм матурлык дөньясына күмелергә теләгән кешеләр исә моңа һичшиксез барырга тиеш.

XS
SM
MD
LG