Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды


Роберт Мусин
Роберт Мусин

Ул аеруча зур күләмдә акча урлауда шикләнелә. Мусинны Казанның Совет районы мәхкәмәсенә китергәннәр. Мәхкәмә аңа чик кую чарасы билгеләячәк.

Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге Татфтондбанк идарәсе рәисе, Дәүләт шурасы депутаты Роберт Мусинга карата җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул Җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә (аеруча зур күләмдә акча урлау) җинаять кылуда шикләнелә.

Беренчел тикшерүләргә караганда, 2016 елның августында Татфондбанк Русия Үзәк банкыннан кредит алу һәм нәтиҗәдә акча урлау өчен югары ликвидлы актив барлыгы турында ялган документлар күрсәткән. Соңрак кредитка алынган өч млрд сумнан артык акча Татфондбанк белән бәйле оешмаларның исәпләренә күчерелгән, диелә Тикшерү комитеты белдерүендә.

Кайбер матбугат чаралары язуынча, Мусинны Казанның Совет районы мәхкәмәсенә китергәннәр. Мәхкәмә аңа чик кую чарасы билгеләяәк дип көтелә.

3 март иртәсендә Русия банкы Татфондбанк һәм Роберт Мусин төркеменә караган ИнтехБанкның лицензиясен алды. Шулай ук Анкорбанкның да эшчәнлеге туктатылды.

Социаль челтәрләрдә халыкның ризасызлык дулкыны көчәя. Әлеге вакыйгаларга бәйле Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ашыгыч киңәшмә уздырды. Рөстәм Миңнеханов банк активларын читкә чыгаруга юл куймаска кушты.

Шулай ук әлеге банкларны мондый хәлгә китереп җиткерүдә гаепле кешеләрне ачыклап, аларны җәзага тарту кирәклеге дә әйтелде.

XS
SM
MD
LG