Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный төбәкләргә күбрәк хакимият һәм акча вәгъдә итте


Навальный төбәкләргә күбрәк хакимият һәм акча вәгъдә итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Русия оппозициясе җитәкчесе Алексей Навальный 4 мартта Уфага килеп биредә үзенең сайлау алды көрәше идарәсен ачты. Навальный очрашуда сорауларга җавап биреп "Урыс, башкорт, татар милләтчеләренең язмышы уртак. Алар барысы да басым астында. "Бердәм Русия" фиркасе барысын да йоткан. Без төбәкләрдәге хакимиятне үзләренә бирү яклы. Хакимиятне төбәк җитәкчеләре, шәһәр мэрлары кулына тапшырырга кирәк. Мәсәлән, аерым бер касабада башкортлар күпләп яши икән, аларның вәкиллеге булырга тиеш. Татарлар күпләп яши икән, аларның вәкиллеге мәнфәгатьләре өчен эшләргә тиеш. Корылтаегыз тигез нисбәттә төзелергә тиеш, ә бүген ул хәрәмләшүләр юлы белән төзелгән. Аны "Бердәм Русия" төзегән. Һәр милли республикада төп халык кысылган, мәнфәгатьләре кайгыртылмый. Без аларга ирек бирү яклы. Телләрне саклауга акча күбрәк бүленергә тиеш. Чөнки телне бер югалтсак, аны кабат тергезү авыр булачак. Төбәкләрдә акча күбрәк калырга тиеш", диде.

XS
SM
MD
LG