Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Мәскәүгә Украинада хөкем ителгән 400 русияле исемлеген тапшырды


Валерия Лутковская һәм Татьяна Москалькова
Валерия Лутковская һәм Татьяна Москалькова

Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкиле Валерия Лутковская һәм Русия омбдусмены Татьяна Москальковага Женевада очрашып, Украина һәм Русия төрмәләрендә утыручы ике ил ватандашлары язмышы турында сөйләшкәннәр.

Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкиле Валерия Лутковская Русия омбдусмены Татьяна Москальковага Украина төрмәләрендә утыручы 400 русияле исемлеген тапшырган, дип хәбәр итә ТАСС .

Москалькова сүзләренчә, Мәскәү берничә ел дәвамында Украинада хөкем ителгән русияләр турында мәгълүмат сорап, Киевка мөрәҗәгать иткән булган.

Женевадагы очрашу вакытында ул Лутковская белән тоткыннар янына бару турында килешкән. Моннан тыш, Русия төрмәләрендә утыручы украиннарны Украинага кайтару турында да фикер алышканнар, диелә.

Февраль урталарында Украинаның баш прокуроры Юрий Луценко Донбасстагы хәрби җинаятьләр өчен барлыгы 41 кеше хөкем ителгән дип белдергән иде. Аларның 28е - Русия ватандашлары, калганнары "ДНР" һәм "ЛНР" сепаратистлары.

Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Русия төрмәләрендә Украинадан 44 сәяси тоткын утыра.

XS
SM
MD
LG