Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин SMS җибәргән өчен хөкем ителгән Оксана Севастидины ярлыкады


Оксана Севастиди
Оксана Севастиди

2008 елда Грузия белән сугыш алдыннан SMS аша Русия гаскәрләренең кайсы якка юл тотуын танышына җибәргән Оксана Севастиди 12 мартта иреккә чыгарга тиеш.

Русия президенты Владимир Путин дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп хөкем ителгән Оксана Севастидины ярлыкау турында фәрман чыгарды. Ул 12 мартта үз көченә керәчәк.

Адвокат Евгений Смирнов белдергәнчә, Севастиди үзен тулысынча аклауны сораячак.

Оксана Севастиди 2008 елда Русия-Грузия сугышы алдыннан SMS аша Русия гаскәрләренең кайсы якка юл тотуын танышына җибәргән. Былтыр Краснодар өлкәсе мәхкәмәсе аны җиде елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Путин узган декабрьдә матбугат очрашуында Севастидига чыгарылган хөкемне тагын бер кат карарга вәгъдә иткән иде. Ул SMS аша җибәрелгән мәгълүматның сер булып сакланырга тиешлеге шикле, чөнки техниканы "бөтен кеше дә күрде", диде. Шул ук вакытта президент мәхкәмә эшчнәнлегенә кысыла алмавын да билгеләп үткән иде.

XS
SM
MD
LG