Accessibility links

Кайнар хәбәр

QSның һуманитар фәннәр өйрәнү рейтингында КФУ дөньяда 356нчы урында


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

QS ширкәте төзегән һуманитар фәннәр өйрәнү рейтингында 504 югары уку йорты арасында КФУ 356нчы урын алган. Башка фәннәр рейтингларында Казан югары уку йортлары юк.

Дөньяда иң яхшы университетлар рейтингын билгеләүче Quacquarelli Symonds (QS) ширкәтенең яңа рейтингына Казан федераль университеты кергән. Ул һуманитар фәннәр рейтингында 356нчы урында. Тикшерүдә бөтен дөньядан 504 уку йорты катнашкан. КФУ Русия уку йортлары арасында соңгы урында. Русияләрдән иң алда (QS рейтингында 70нче) – Мәскәү дәүләт университеты. Петербур дәүләт университеты, Югары икътисад мәктәбе, Новосибирски һәм Томски университетлары да Казанны узган. Рейтинг башында Оксфорд университеты тора.

Технологияләр һәм инженерлык фәннәре, табигый фәннәр, социаль фәннәр һәм менеджемент рейтингына КФУ эләкмәгән. Медицина фәннәре рейтингында бер генә Русия уку йорты да юк.

Былтыр сентябрь аенда дөнья күргән QS ширкәте төзегән югары уку йортлары исемлегендә КФУ бишенче йөзлеккә кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG