Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 17:58

"Норд-Ост" эше нигезендә гаепләнүче мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте


Дубровкада иминлек көчләре операциясе нәтиҗәсендә һәлак булучыларны искә алу

Дубровкадагы театр үзәгендә тотыклар алуда катнашуда гаепләнгән Хәсән Закаев мәхкәмәдә үзенең соңгы сүзе белән чыгыш ясады. Ул тотыклар алу әзерләнүе турында белмәдем, дип белдерә.

Хөкем карарын уку 21 мартка билгеләнгән, дип хәбәр итә "Кавказский узел". Гаепләү ягы Закаевны тотыклар алуда катнашуда гаепле дип табуны һәм зыян күрүчеләрнең гомумән алганда 100 миллион сумга якын дәгъваларын канәгатьләндерүне таләп итә. Закаев үзен бары тик корал саклау һәм корал йөртүдә генә гаепле дип саный.

Хәсән Закаевны 2014 елның декабрендә 12 ел эзләгәннән соң тоткарлаганнар иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул корал һәм шартлаткыч кертү өчен җаваплы булган.

2002 елның 23 октябрендә "Норд-Ост" мюзиклы барганда террорчылар 912 кешене тотык итеп алды һәм Чечнядән Русия хәрбиләрен чыгаруны таләп итеп аларны өч көн театрда тотты. Хакимиятләр аларны азат иткәндә газ кулланды һәм анда 130 кеше үлде. Нинди газ кулланылганы әле дә сер итеп саклана.

XS
SM
MD
LG