Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда африкалыны үтерүдә шикләнелүчеләр тагын ике җинаять кылуларын таныган


Руслан Халилов
Руслан Халилов

Африканың Чад республикасыннан КФУда укучы студентны үтерүдә шикләнелеп күптән түгел тоткарланган ике казанлы тагын ике һөҗүм кылуларын таныган.

Тоткарланучылар сүзләренә караганда, узган елның 23 декабрендә кич Ямашев проспектында алар 40 яшьлек Кыргызстан кешесенең битенә газ сиптереп, кыйнаганнар. Быел 21 февральдә Казанның Имәнлек урамында 50 яшьлек Әфганстан кешесен кыйнаганнар.

Әлеге ике фактка карата Җинаять кодексының "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, дип белдерә Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге.

Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете 16 февральдә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган иде. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Март башында Африка студентын үтерүдә шикләнелгән 22 яшьлек Руслан Архипов (элекке фамилиясе Хиалеев) һәм 19 яшьлек Роман Хәлилов тоткарланды. Алар Казанда славян йөзле булмаган башка кешеләргә һөҗүм итүләрдә дә шикләнелә.

Ике егет тә гаепләрен танып, күрсәтмәләр бирде диелә. Полиция мәгълүматларына караганда, алар такырбашлар оешмалары идеологиясен алга сөргән. Икесе дә моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

XS
SM
MD
LG