Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 06:04

Ни өчен урыслар Татарстан суверенитетын яклаган? Ни өчен татар малайлары Мәскәүдә үзен кәттә итеп тоткан? Татар телле реклам кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Бу хакта белгечләр "Смена"да узган дискуссиядә фикер алышты.

15 март "Смена" үзәгендә 90нчы елларга багышланган ачык дискуссия узды. Чара Татарстанның яңа тарихына багышланган "Билгесез үткән заман" күргәзмәсе кысаларында узды. Анда килгән язучы, журналист, тарихчы һәм социолог үз күзәтүләре һәм тикшеренүләре белән уртаклашты. Очрашуда яңгыраган иң кызыклы цитатларны тәкъдим итәбез.

Суверенитет, акча һәм нефть турында

Любовь Агеева, журналист, тарихчы, "Казан феномены: миф яки чынбарлык?" китабы авторы:

– 90нчы еллардагы мөстәкыйльлек ярдәмендә без күп нәрсә җиңдек, ләкин шулай ук күп нәрсәдән баш тарттык. Мәсәлән, безгә [Татарстанга] бөтенләй диярлек акча бирми башладылар. 1998 елда безгә бик авыр иде. Республикада авыр вакыт иде һәм аңа бер тиен дә бирмиләр иде. Без бары тик үз акчабызга яшәргә мәҗбүр идек. Менә суверенитет нәрсә ул.

Суверенитет идеяләрен бик күп урыслар да яклап чыкты

Шулай ук Татарстан суверенитетын бары тик "татар" күренеше, ягъни бары тик милли хәрәкәт дип санарга ярамый. Суверенитет идеяләрен бик күп урыслар да яклап чыкты, бу референдумда күренде. Мәскәүдәге дусларым Татарстандагы урысларның суверенитет өчен тавыш биргәненә ышанмый иде, ләкин бу чыннан да шулай булды. Чөнки урыслар суверенитетның икътисади мөстәкыйльлек икәнен беләләр иде. Ә без ул вакытта инде белә идек: син үзең казанган акчага үзең ия буласың икән, синең позицияң дә башкачарак һәм синең фикергә колак салалар.

90нчы еллар – без "Татар нефте" дип сөйләшүдән туктау заманы. Гел шулай дип сөйләшәләр иде. Һәм нәкъ шул вакыт эчендә "Татарстан нефте" дип сөйләшә башладылар.

Дискуссия барышы
Дискуссия барышы

Татарча реклам турында

Феликс Сандалов, "Инде" сәхифәсе баш мөхәррире, "Билгесез үткән заман" күргәзмәсе кураторы:​

Татар теле – ул җирле сәяси элита теле иде

– Күргәзмәгә әзерләнгән вакытта "Эфир" каналының иске сюжетларын карадым. Анда көнкүреш электроника саткан Александр ЛТД ширкәте җитәкчесе белән интервью игътибарымны җәлеп итте. Аның бизнес үзенчәлеге – җирле каналларда беренчеләрдән булып татар телле реклам бирү. Ул бу карарын болай аңлата иде: татар теле – ул җирле сәяси элита теле, ә элитаның һәрвакыт акчасы бар, шуңа күрә алар безнең беренчел клиентлар. Бу минем өчен шактый кызыклы күренеш, моны Мәскәү яки Петербурда күз алдына да китереп булмый.

Любовь Агеева:

– Татарстан белән чагыштырганда башка төбәкләрдә мал-мөлкәтне бүлүгә тагын да күбрәк кан түгелде. Ни өчен алай булды? Безнең шәһәр инде бүленгән иде, аерым шәһәр өлешләренең үз хуҗалары бар иде. Җинаятьчел төркемнәргә каршы сүз әйтерлек эшмәкәрләрне бармак белән санап була иде. Алар да бернигә ирешмәделәр, аларның бизнесларын яндырдылар, эшләргә ирек бирмәделәр.

Искәндәр Ясәвиев, социолог, активист:

– 90-нчы еллар турында сөйләшкәндә ул вакыттагы тискәре моментларны да онытырга ярамый. Алар хәтта хәзерге хакимиятне дә бизәми. Мәсәлән, 1991 елгы фетнә вакытында Казан университеты студентлары тоткарланды. Миңтимер Шәймиев Аслан Масхадов белән очрашты, Татарстан һәм Ичкерия арасында килешүләр төзелде. Бу әйберләрне истә тоту мөһим.

Любовь Агеева:

Татарстан малайлары Мәскәүгә баргач үзләренә игътибар иттерергә ярата иде

– Криминал белән чуалган Татарстан малайлары Мәскәү һәм Питерга баргач башкаларны үзләренә игътибар иттерергә яраталар иде. "Казан феномены" даны аларга бик нык ошый иде. Андагылар да еш кына татарларны шул күренештән беләләр иде.

Миңа бер-хатын "Казан феномены" өчен рәхмәт әйтте. "Нәрсә өчен?" дим. Улы бик юаш булган, гаскәргә җибәрергә курыкканнар. Хәрби бүлеккә килеп Казаннан булуын әйткәч, егеткә тияргә кыймаганнар. Казаннарны "дедовщина" урап узган.

90нчы елларда яшьләр төркемнәре бер-берсе белән сугыша иде, башкаларга тимиләр иде. Алар бүген булган булса, вазгыять бөтенләй башкача булыр иде. Төркемнәр башкаларга һөҗүм итер иде.

Дискуссиягә килүчеләр
Дискуссиягә килүчеләр

Тарихи Казанның бетерелүе турында

Искәндәр Ясәвиев:

– 90-нчы елларда тарихи Казанның бетерелүе – зур кайгы һәм яра. Бу – тарихи җирләрдә, иске биналарда яшәгән һәм күчерелгән казаннарның фикере. Алар үз йортларыннан китергә теләмәгән.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:

90нчы елларның тагын бер югалтуы – татар телле шәһәр мәдәниятенең юкка чыгуы

– 90нчы елларның тагын бер югалтуы – татар телле шәһәр мәдәниятенең юкка чыгуы. Ул Иске татар һәм Яңа татар бистәләрендә киң чагылган булган. Андагы халык татарча аралашкан. Бистәләр тулы канлы яшәүдән туктагач мәдәният тә беткән. Шундый татар бистәләре Русиянең башка шәһәрләрендә да күп булган. Алар да шул 90нчы елларда юкка чыккан.

Искәндәр Ясәвиев:

– 90нчы еллар ниндидер дәрәҗәдә әле дә сакланып килә. Ул вакытта киң таралган билгеле үз-үзеңне тоту үрнәкләре әле дә яши. Мәсәлән, көч-куәт куллану ярдәмендә мәсьәләләр чишү. Моны хакимияттәге элиталар да кайчак куллана.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG