Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясенә багышланган митинг урынына Казанда концерт узачак


Ак мәчеттә Кырымның Русиягә кушылуы уңаеннан концерт, 16 март, 2017 ел
Ак мәчеттә Кырымның Русиягә кушылуы уңаеннан концерт, 16 март, 2017 ел

Казан кирмәне янындагы Меңъеллык мәйданында Кырымны аннексияләүгә багышлап ел саен уздырылган митинг быел булмаячак. Сәбәпләре билгеле түгел.

Кырымның Русиягә кушылуына багышланган митинг Казанда өч ел рәттән узган иде.

Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, "митинг турында бернинди дә мәгълүмат юк".

Быел митинг урынына 18 мартта "Казан" Милли-мәдәни үзәгендә яшьләрнең "Кырым язы" дип аталган музыкаль патриотик фестивален уздыру планлаштырыла, дип яза Idel.Реалии. Ләкин мэриядә бу хакта да берни белмәүләрен әйтәләр һәм "Казан" үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәләр.

Милли-мәдәни үзәктә "президент идарәсенең концерты" булуын раслыйлар. Чарага керү бушлай булачак.

"Казанские ведомости" язуынча, фестивальне уздыру башлангычы белән Татарстан студентлары лигасы чыккан.

Фестиваль кысаларында "Кырым яшьләре өчен Русиянең әдәби харитасы" чарасы да уздырылачак. Татарстан турында әдәбият җыеп, аны Кырым китапханәләренә тапшырырга җыеналар. Фойеда Кырым рәссамнарының күргәзмәсе узачак.

XS
SM
MD
LG