Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста ике украин хәрбие һәлак булган, сигезе яраланган


Киев мәгълүматларына караганда, Донбасстагы сепаратистлар атышларны туктату режимын тәүлек эчендә 80ләп тапкыр бозу нәтиҗәсендә ике украин хәрбие һәлак булган.

Донбасста Русия тарафлы сепаратистлар ягыннан атыш нәтиҗәсендә ике украин хәрбие һәлак булган, тагын сигезе яраланган. Киев мәгълүматларына караганда, "үзбилгеләнгән халык республикалары" тарафдарлары атышларны туктату режимын тәүлек эчендә 80ләп тапкыр бозган. Луһански өлкәсендә сепаратистлар ягыннан ачылган ут нәтиҗәсендә 15 яшьлек яшүсмер яраланган. Хәзеге вакытта ул хастаханәдә ята, диелә.

"Донецки халык республикасы" вәкилләре Киевның гаепләүләренә җавап итеп, атышлар хөкүмәт гаскәре ягыннан бара дип белдерә. Сепаратистлар раславынча, атышлар нәтиҗәсендә Донецки өлкәсенең Еленовка авылында 400ләп йорт утсыз калган. Моннан тыш, Донецкида һәм Ясиноватая шәһәре янында артиллерия һөҗүменнән газүткәргечкә зыян килгән. Сепартистлар ягыннан югалтурлар турында хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG