Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министрлыгы: Без Кырым референдумын танымыйбыз


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырым аннексиясенең өч еллыгы уңаеннан белдерү белән чыкты.

18 март Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырымны аннексияләү - халыкара хокукларны бозу булып тора дигән белдерү белән чыкты. Бу хакта министрлык сайтындагы белдерүдә әйтелә.

"2016 елның 16 мартындагы кануни булмаган референдум нәтиҗәсендә Украинаның Кырым автоном республикасын Русиянең аннексияләвенә өч ел булды. Без кабатлап әйтәбез, халыкара хокукларны бозу булып торган әлеге вакыйганы кабул итмибез", диелә белдерүдә.

Өч ел элек, 16 мартта Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) референдум булды һәм аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үзенә кушты. АКШ, Европа Берлегенә кергән илләр, Украина референдумны танымады. 2014 елның 20 февралендә Украина Югары Радасы Русиянең Кырым һәм Акъярны вакытлыча оккупацияләве турында рәсми белдерде. 2015 елның 7 октябрендә Украина президенты Петр Порошенко бу хакта фәрман чыгарды.

Халыкара оешмалар Кырымның аннексияләнүен таныды, Русияне гаепләде. Беркадәр Көнбатыш илләр Русиягә карата икътисади чикләүләр кертте. Русия исә Кырым аннексиясен "тарихи гаделлекне кайтару" дип белдерә килә.

XS
SM
MD
LG