Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Навальный тарафдарларына пикетны шәһәр читендә уздырырга тәкъдим иткән


Алексей Навальный тарафдарлары Казан хакимияте идарәсендә
Алексей Навальный тарафдарлары Казан хакимияте идарәсендә

Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп оештырырга планлаштырылган пикетны Казан җитәкчелеге Дәрвишләр бистәсендә уздырырга тәкъдим итә.

20 март Казан башкарма комитеты Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау үзәге җитәкчесе Эльвира Дмитриевага пикетны 26 мартта шәһәр читендә, Дәрвишләр бистәсендә уздырырга тәкъдим иткән. Навальный тарафдарлары Русия премьеры Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп пикетка чыкмакчы.

Дмитриева мөрәҗәгатенә язма җавап әлегә килмәгән. Пикетны Дәрвишләр бистәсендә уздыру тәкъдиме телдән генә белдерелгән. Эльвира Дмитриева "Idel.Реалии"га әйтүенчә, бу тәкъдимне кабул итәргәме, юкмы икәнен ул әлегә хәл итмәгән. Аның сүзләренчә, каршылык чарасын ул "Крылья советов" паркында уздыруга ирешмәкче.

Казан башкарма комитеты 17 мартта Дмитриеваның митинг өчен Мулланур Вахитов һәйкәле, Камал театры янындагы мәйданнарның берсен яки Крылья Советов паркын килештерүне сорап язылган мөрәҗәгатен кире каккан иде.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе Евгений Варакинның рәсми җавабында белдерелгәнчә, ул урыннарда "алдан планлаштырылган чаралар уздырылу сәбәпле, әлеге чараны үткәрү мөмкин түгел". Башка төрле вариантларны башкарма комитет тәкъдим итмәгән.

Әлеге хәлдән соң Дмитриева Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп пикет уздыру өчен тагын бер гариза тапшыра. Ул анда Бауман урамындагы сәгать яны, Шаляпин һәйкәле яны яки Тинчурин бакчасын килештерүне сорый. Бу юлы да әлеге урыннарда "алдан планлаштырылган чаралар уздырылу сәбәпле, пикет үткәрү мөмкин түгел" дип җавап бирәләр. Казан җитәкчелеге чараны Дәрвишләр бистәсендәге паркта уздырырга тәкъдим итә.

Март башында Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьеры Дмитрий Медведевның кыйммәтле милке турында тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Навальный Медведевны хәйрия фондларына нигезләнгән "күп дәрәҗәле ришвәтчелек схемасы" төзүдә гаепли. Оппозиция активисты бу уңайдан үз тарафдарларын бөтен Русиядә 26 мартта, Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп каршылык чаралары уздырырга чакыра.

XS
SM
MD
LG