Accessibility links

Дөньякүләм танылган биюче, үзен һәр җирдә татар дип таныткан Рудольф Нуриевның туган көнендә Мәскәүдә аңа багышланып төшерелгән документаль фильм тәкъдим ителде. 17 март – биюченең туган көнендә бу чара Кино йортында узса, 18 март фильмны тамашачыларга Башкортстанның вәкаләтле вәкиллегендә күрсәттеләр.

Бу очрашуда фильмның режиссеры һәм сценарий авторы Евгения Тирдатова да катнашты. Фильм "Рудольф Нуриев. Хыял утравы" ("Рудольф Нуриев. Остров его мечты") дип атала. Бу тулы метражлы документаль фильмда авторлар әле киң тамашачыга билгеле булмаган, Нуриевның Төркиягә сәяхәте һәм аның Эгей диңгезендәге бер утрауны сатып алырга теләве, ул утрауны эзләве һәм анда үзенә өй салырга хыяллануы турындагы вакыйгалар сурәтләнә.

Фильм авторының әйтүенә караганда, ул документаль фильм​ түгел, Рудольф Нуриев турында нәфис фильм төшерергә хыялланган. “Аның инде сценарие дә әзер, мин аны үзем яздым. Мин ул фильмда Рудольфның Уфада узган балачагын, аның биючеләр әзерли торган уку йортында укыган вакытларын, Ленинград чорын һәм чит илгә качып киткән вакытларга кадәр булган вакыйгаларны тасвирларга ниятләгән идем.

Ләкин, кызганычка каршы, нәфис фильм төшерү бик күп чыгымнар таләп иткәнгә күрә, мин бу эштә үземә матди яктан бернинди дә ярдәмчеләр таба алмадым. Шушы уйлар белән йөргәндә очраклы рәвештә генә Төркиядә Рудольф Нуриевны яхшы белгән, чөнки ул елына өчәр мәртәбә Төркиядә бара торган булган, Ясмин Пиринссиоглу белән очрашырга насыйп булды. Бу документаль фильмда истәлекләр белән бергә Нуриевның сәхнәдә уйнавы, балетлардан өзекләр дә бар", диде Евгения Тирдатова.

Фильмны төшерү төркеме, уртада режиссер Евгения Тирдатова
Фильмны төшерү төркеме, уртада режиссер Евгения Тирдатова

Фильмда Ясмин ханым белән Рудольф Нуриевның Италиядәге дусты, рәссам Эцио Фриджерионың да истәлекләре бар. Рудольф Нуриев үзенең әнисе яшәгән йортны, Башкортстанны бик сагынып яшәгән. Ләкин аның туган якларына кайту мөмкинлеге булмаганга, ул еш кына Төркиягә бара торган булган. “Биредә минем әниемә охшаган апалар бар, аларны күргәч тә туган якларга кайткан кебек булам” дигән сүзләрен Ясмин ханым искә алып сөйләде бу документаль фильмда.

Туган якларына кайту мөмкинлеге булмаганга, ул еш кына Төркиягә бара торган булган

Нуриев Босфор буенда Кара диңгезгә карап, диңгез артындагы туган илен күрергә хыялланган. Фильмда шул хыяллар турында да истәлекләр бар. Ләкин төп хыялы - утрау сатып алып, анда үз өен төзү булса да, аңа ул хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге булмый. Чөнки аңа охшаган утрау сатылмый дигәннәр. Төркиянең башка бер җирендә Нуриев үзе теләгәнчә өй салу бәхетенә ирешкән. Ул өйне фильмда күрергә була.

Фильмның режиссеры Евгения Тирдатова: “Инде гомеренең соңгы елларында, каты авырганда Нуриевка Михаил Горбачевның хатыны Раиса ханым тырышлыгы белән әнисе янына кайту мөмкинлеге бирелсә дә, әнисе дә инде бик авыр хәлдә булган, ул улын танымаган”, диде.

Рәссам Эцио Фриджерио
Рәссам Эцио Фриджерио

Италия рәссамы Эцио Фриджерио үзенең истәлекләрендә: ”Ул миннән аның өчен Төркия диңгезләрендәге бер утрауда өй салуны үтенгән иде. Өйнең планнары әзер булса да, ул өйне салу миңа насыйп булмады, мин аның каберен генә үземчә эшләп, ул теләгәнчә бизәдем. Рудольф инде бик каты авыру кеше иде соңгы елларда. Шулай да ул һәр көнне үзе ясаткан станокка басып бию хәрәкәтләрен кабатлый иде. Ләкин бу инде элеккечә оча торган фәрештә түгел, очарга мөмкинлеге беткән фәрештәне хәтерләтә иде”, диде.

Руфольф Нуриев Төркиянең шәрык базарында төрле бизәкле келәмнәргә битараф булмаган. Аларны күпләп сатып та алган.

“Шул келәмдәге бизәкләргә карап, ул үзенә бию хәрәкәтләре дә уйлап таба иде”, дип искә алды Ясмин ханым.

Ясмин Пиринссиоглу (у)
Ясмин Пиринссиоглу (у)

Сәгать ярым барган фильмда Рудолф Нуриевның соңгы 10 ел эчендә Төркия сәяхәтендә булган вакыйгалар һәм хәтирәләре белән уртаклашкан дусларының да истәлекләре күп. Фильм Русиянең 20 шәһәрендә күрсәтелгән. Ул “Кино өйрәнүчеләр, кино тәнкыйтьчеләре” гильдиясенең “Ак фил 2017” дип аталган махсус бүләгенә дә лаек булган.

“Шулай да Башкортстанга үпкәм бар. Күпме генә тырышсак та, күпме генә сөйләшүләр алып барсак та, бу фильмны Башкортстанда күрсәтү бәхетенә ирешә алмадык. Андагы кинотеатрлар безнең бу фильмны күрсәтү өчен вакытыбыз да, мөмкинлегебез дә юк дип белдерделәр. Без югары даирәләргә мөрәҗәгать итмәдек, кино күрсәтү идарәләре белән генә сөйләштек, ләкин барысы да файдасыз булып чыкты”, диде фильмның режиссеры.

"Казанда бу фильм күрсәтелдеме?" дигән сорауга Евгения Тирдатова: “Без бу фильмны Казанда мөселман киносы фестивалендә күрсәтергә хыялланабыз. Шуңа күрә әле Казанның кино күрсәтү идарәләренә мөрәҗәгать итмәдек”, диде.

Наилә Гәрәева Рудольф Нуриев кабере янында
Наилә Гәрәева Рудольф Нуриев кабере янында

Башкортстанның вәкаләтле вәкиллегендә Рудольф Нуриев турындагы фильмны күрсәтер алдыннан “Ак тирмә” башкорт фольклоры төркеме җырлар, биюләр, курайда уйнаулар белән чыгыш ясады. Һәм кунакларга чәчәкләр белән чәкчәк бүләк итте. Очрашуда шулай ук Франциядә Рудольф Нуриевның каберендә булган, аны белгән кешеләр белән очрашкан, ул турыда зур гына мәкалә язган музыка белгече Наилә Гәрәева да истәлекләре белән уртаклашты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG