Accessibility links

Халиков Татфондбанк аркасында хөкүмәткә карата парламент тикшерүе кирәк дип санамый


Татарстан премьер-министры Илдар Халиков
Татарстан премьер-министры Илдар Халиков

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков сүзләренчә, хөкүмәт республикадагы банк проблемнарыннан читләшми, ләкин хөкүмәткә карата парламент тикшерүе мөштәриләргә барыбер берни бирмәячәк.

Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында чыгыш ясап, премьер-министр Илдар Халиков республикадагы банк кризисы темасына да кагылып үтте.

"Русиядә ике сорау бар: кем гаепле һәм нишләргә? "Кем гаепле" соравына бары тик хокук саклаучылар гына җавап бирә алачак", диде Халиков депутатларның Татфондбанк эше турындагы сорауларына җавап биреп.

"2014 елның августында банкта авыр хәл килеп тугач, анда барып коткарырга идеме миңа яки, 2017 елда сез әлеге сорауны бирмәсен өчен, шул вакытта ук банкны ташларга идеме? Хөкүмәт проблемнан читләшә алмый, әлбәттә. Ләкин минем дә, хөкүмәтнең дә сораулары бар. Ник Үзәк банк безгә берни әйтмәгән? Ни өчен рейтинг агентлыклары банкка шундый югары рейтинг биргән? Ни өчен банк хисапларын кабул иткәннәр? Бүген әлеге сорауларга җаваплар да, парламент тикшерүе дә банкта акчалары булганнарна берни бирмәячәк", диде Халиков.

Премьер-министр сүзләренчә, бүгенге көндә лицензияләре алынган Татарстан банклары мөштәриләренә кертемнәренең иминиятләштерелгән өлешләрен кайтару бара. Татфондбанкның 146 мең мөштәриенә барлыгы 44 млрд сум күләмендә акча кайтарылган. Бу –бөтен кертемнәрнең 95 проценты. Интехбанкта акчалары булганнарның 98 проценты үз акчаларын алган. Хисаплардагы акчалары 1,4 млн сумнан артып китүчеләрнең эшләре аерым каралачак, дип белдерде Халиков. Акчаларының бер өлешен алар конкурс процедуралары узганнан соң алырга мөмкиннәр.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән ташламалы кредитлар бирү програмнары эшли башлады, диде Татарстан премьер-министры.

3 март Русия банкы, эшчәнлеген яхшырту өчен нәтиҗәле чаралар күрмәгән дип, Татфондбанкның лицензиясен алды. Банкның аңарчы да берничә протест чарасы уздырган мөштәриләре 4 мартта Татарстан хөкүмәте янына килеп премьер-министр Илдар Халиковка үз таләпләрен тапшырды.

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин Җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә (аеруча зур күләмдә акча урлау) җинаять кылуда шикләнелеп 16 апрельгә кадәр сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG