Accessibility links

Кайнар хәбәр

Референдумның 25 еллыгына яшьләр өч мең әләм таратты


Референдумның 25 еллыгына яшьләр өч мең әләм таратты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

21 март Татарстан референдумына 25 ел тулу уңаеннан "Азатлык" берлеге яшьләре Казанның Бауман урамында чара уздырды. Бер сәгать эчендә алар казаннарга өч мең Татарстан әләмен таратты.

Өч мең данә әләмне яшьләр үз көчләре белән, үз акчаларына ясаган. Шулай ук Татарстан туграсы сурәтләнгән кечкенә генә календарьләре дә бар иде. Барысы бергә ун мең сумга төшкән. “Бәясенә караганда, әләмне ясау процессы авыррак иде, төн утырып һәркайсын берәмтекләп җыйдык, алар бергә сатылмый, таягы аерым, рәсеме аерым", дип аңлатты "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

Яшьләр әлеге чара кешеләрдә милли рух уятыр дип өметләнә

Аның урынбасары Рәфыйк Кәлимуллин сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел әллә ни үзгәрешләр сизелмәсә дә, халык Татарстан әләмен бик яратып алган, унлап-егермеләп алып китүчеләр дә булган. Халыкның күбесе нинди бәйрәм икәнен белә. Кайберәүләр хәтта әләмне үзләре килеп сорый, тик сузганда, алмыйча китеп баручылар да күренде. Әлеге чара Татарстанның дәүләт статусы турында референдум үткәрелүгә 25 ел тулу белән бергә Нәүрүз бәйрәменә дә багышланган иде.

Милли җанлы егетләр бу акцияне 2011 елдан бирле оештырып килә. Әлеге гамәлләре татар халкының мирасын сакларга этәргеч биреп, кешеләрдә милли рух уятыр дип өметләнә алар.

Сүз уңаеннан, яшьләр берлеге мондый чараларны еш үткәрә. Мәсәлән, узган ел Камал театры каршында концерт оештырганнар. Татарстанда гына түгел, мондый акцияләрне читтә дә, хәтта Чуашстанда да үткәрәләр икән. Наил Нәбиуллин әйтүенчә, узган ел Чабаксарда бер мең чуаш әләмен өч сәгать тараткан булганнар.

XS
SM
MD
LG