Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеров эше мәхкәмәгә тапшырылган


Илми Умеров һәм Эдем Семедляев
Илми Умеров һәм Эдем Семедляев

Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыруда гаепләнгән кырымтатар халкы Мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеров эше Бакчарасай мәхкәмәсенә тапшырылган.

Руся тарафыннан аннексияләнгән Кырым прокуратурасы сепаратизмда гаепләнүче кырымтатар хаклы Мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровның эшен Бакчарасай мәхкәмәсенә тапшырган. Бу хакта аның адвокаты Эдем Семедляев хәбәр итә.

Умеров сөйләвенчә, элегрәк ул һәм аның адвкатлары ике мөрәҗәгать белән чыккан булганнар. Берсендә эшне ябу, икенчесендә эш материалларына бәйсез лингвистик тикшерү кертү соралган. Ләкин эш материалларында әлеге документларның булмавы ачыкланган. Мәхкәмә тыңлауларының кайчан булачагы әлегә билгеле түгел.

59 яшьлек Умеровны телеэфирда әйткән сүзләре өчен Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыруда гаеплиләр. "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан китәргә мәҗбүр итәргә кирәк", дигән ул. Сәламәтлеге начараюга карамастан, 11 августта Умеровны психиатрик хастаханәгә мәҗбүри тикшерү узарга яптылар. Умеров "психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы", дип белдерде

Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә былтыр 26 апрельдә Мәҗлесне экстремист оешма дип атаучы карар чыгарды. 29 сентябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе, Мәҗлес аппеляциясен кире кагып, бу карарны раслады. АКШ, Европа берлеге, Украина һәм Төркия бу тыюны гаепләп чыкты.

XS
SM
MD
LG