Accessibility links

дүшәмбе, 29 май 2017, Казан вакыты 07:14

27 март – халыкара театр көне. Азатлык хәбәрчесе шул уңайдан Удмурт республикасының дәүләт милли театры хезмәткәрләре белән очрашып театрның хәле белән кызыксынды.

Удмуртия республикасының дәүләт милли театры 2008 елда яңартылып төзелгән бинада эшли. Хәзер биредә театр хезмәткәрләренә дә, тамашачыларга да яхшы шартлар тудырылган. Театр бинасы – шәһәрне бизәп торучы биналарның берсе. Урамдагы афишалар да театрга ерактан чакырып тора. Ул шәһәрнең уртасында урнашкан. Килү-китү мәсьәләсе юк. Бинаның эчендә тамашачы өчен дә, театр хезмәткәрләре өчен дә бик уңайлы. Бик таләпчән тамашачы да канәгатьлек хисе белән китә. Артистлар өчен дә җайлы грим бүлмәләре, сәхнә дә заманча техника белән эшләнгән. Бу коллективка яңа заманча технологияләр кулланып яңа әсәрләрне сәхнәләштерергә этәргеч бирә.

Афишалар
Афишалар

Афишадагы удмурт спектакльләре белән беррәттән рус классик авторларының пьесалары да торуы һәм аларның рус телендә булуы гына гаҗәпкә калдырды. Удмурт милли театрында спектакльләр рус телендә дә барамы? Моның сәбәбе нидә – тамашачы белән залны тутырумы, әллә удмурт телендә язучылар юкмы? Театр бүген ничек яши, нинди проблемнар чишә, яшь кадрлар белән тулыландырыламы, спектакльләр куяр өчен сыйфатлы, эчтәлекле милли пьесалар бармы? Азатлык хәбәрчесе сорауларына театрның директор урынбасары, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Чирков җавап бирде.

– Театр 86нчы сезонын эшли. Репертуарыбызда 30дан артык спектакль. Алар арасында балалар өчен спектакльләр, шулай ук удмурт һәм рус телләрендә дә күп санлы спектакльләр бара.

Сергей Чирков белән әңгәмә вакытында
Сергей Чирков белән әңгәмә вакытында

Рус авторларын сәхнәләштерү тарихы болай: берничә ел элек театр Островскийның “Гроза” әсәрен куйдык. Мәктәп укучылары күпләп килде. Укытучылар мәктәп програмында булган башка әсәрләрне дә сәхнәләштерүне сорады. Шулай итеп Пушкинның “Капитанская дочка”сы, Гогольнең “Ревизор”ы, Грибоедовның “Горе от ума”, Тургеневның “Отцы и дети” әсәрләре безнең репертуарга алынды.

Тамашалар урыс телендә. Беренчедән, милли драматургия аксый, икенчедән, залны тутыру, планны үтәү кирәк

Сергей Чирков сүзләренчә, моның нигезендә ике сәбәп тора. Беренчесе, милли драматургия аксый, икенчесе – әлбәттә, залны тамашачы белән тутыру, дәүләт планын үтәү.

Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Удмуртиянең халык артисты Леонид Романов Удмурт театрында 57нче сезонын эшли. Ул да милли драматургиянең аксавына басым ясады. Леонид Романов театрга 1961 елда режиссер булып килеп урнаша. Ул күп еллар милли театрның баш режиссеры вазифасын башкарган. Үзе эшләгән елларда күп кенә удмурт авторларының пьесаларын сәхнәләштерүе белән горурлана.

Удмурт республикасының дәүләт милли театры бинасы
Удмурт республикасының дәүләт милли театры бинасы

Леонид Романов тамашачылар тарафыннан дан казанган күп кенә артистлар, композиторлар белән бергә эшләгән. Ул елларда театр күбрәк музыкаль спектакльләргә мөрәҗәгать итә. Романов моны болай аңлатты: “Халык театрга ял итәргә килә. Алар бер спектакльдә рәхәтләнеп көләргә дә, җырлар тыңларга да, бераз уйланырга да тиеш дигән шигар астында эшләдек”.

Бүген афишада торган спектакльләр халыкара театр фестивалендә югары бәяләнә. Мисал өчен, 2016 елның көзендә Мари республикасында булып узган халыкара фин-угыр театр фестивалендә Удмурт театрының Петр Захаров пьесасы буенча куелган “Песнь Чепцы” дип аталган удмурт телендәге спектакле иң югары бәя алган.

Театр үз репертуарын яңа спектакльләр белән баетуны күздә тотып, берничә ел элек драматурглар арасында бәйге дә игълан иткән булган. Әмма күпчелек авторларның әсәрләре тиешле дәрәҗәдә булмавы сәбәпле, алар жюри тарафыннан кире кагылган. Бары тик бер авторның әсәре генә профессионал театр таләпләренә туры килгән. Ул - театр артисты Римма Николаеваның "В ожидании дождя" дип аталган пьесасы. Бүген коллектив удмурт телендә шушы пьесаны сәхнәләштерә. Аның премьерасы майда көтелә.

Вадим Дмитриев
Вадим Дмитриев

Фойеда театрга дан китергән артистларның фоторәсемнәре урын алган. Аларның саны бихисап. Бу өлкән буын. Ә яшьләр милли театр сәхнәсендә бармы соң? Әйе, бар. Дүртенче сезонда театрда ике дистәләп егет-кызлар эшли. Аларны махсус төркемгә җыеп, Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укытканнар. Дөрес, кайберләре Удмурт театры курсларына кабул ителүен ишетеп, очраклы рәвештә килгән Шундыйлардан - Наталия Буранова һәм Вадим Дмитриев.

Наталия Буранова бүген бик күп спектакльләрдә катнаша. Көндез репетицияләр, кичләрен - тамашачылар каршында. Һөнәреннән канәгать. Яшьләр ике удмурт һәм рус телендә куелган спектакльләрдә дә уйныйлар. Алар күп еллар элек сәхнәләштерелгән әкиятләрне дә яңартырга алынган.

Балалар өчен репертуар бай. Хәзер дә сәхнәдә кечкенәләрне сөендерү өчен тырышалар артистлар. “Царевна-лягушка” исемле рус халык әкиятен беренче тапкыр 35 ел элек сәхнәләштергән булсалар, аны инде дүртенче тапкыр яңарталар икән.

Әлбәттә, бу тамашачыны җәлеп итү проблемын чишү. Шул ук вакытта удмурт телендәге спектакльләрне рус теленә тәрҗемә итүне дә онытмаганнар.

Театрларның тагын бер зур проблемы - соңгы елларда театр труппасы удмуртлар тупланып яшәгән чит төбәкләргә гастрольләргә чыга алмый. Республика авылларында гына очрашалар. Элекке елларда гадәти булган хуҗалыклар белән килешү төзүне яңартырга ниятләре. Башка республика театрлары белән дә килешү нигезендә алмаш гастрольләр оештыру турында да уйланалар.

XS
SM
MD
LG