Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
#FREEALSU
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Казанда Нәүрүз бәйрәме
26 март 2017
25 март Казан ипподромы каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үтте. Фарсы һәм төрки халыкларның язны каршылау бәйрәме Нәүрүзне Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты оештырды.
1
Казанн ипподромы каршындагы мәйданда оештырылган Нәүрүз бәйрәме озын быргылырдан кычкыртулар һәм барабан кагулар белән башланып китте
2
Нәүрүз бәйрәменә ныклап әзерләнгәннәре күренгән Татарстандагы башкортлар милли киемнәр киенеп башкорт курайларында уйнап Нәүрүз бәйрәмен котлады
3
Нәүрүз сәхнәсендә татар биючеләре иң беренчеләрдән булып чыгыш ясады
4
Нәүрүз бәйрәме кышны символлаган "Кыш бабай"ны озату һәм язгы чагылдырган "Нәүрүз кызын" каршы алу белән башланып китте
5
"Нәүрүз кызы" бәйрәм сәхнәсендә халыкны сәламләп хәерле еллар теләде
6
Татарстандагы казакъларның Нәүрүз табынында милли ризыклары казы һәм бавырсактан тыш башка тәм-томнар да бар иде
7
Казан асып пешерелгән Нәүрүз пылавы бәйрәмнең иң яратылган ризыгы булды
8
Бәйрәм башыннан ахырына кадәр мәйдан кырыенда тыпырдап торган төрекмән атлары күпләрдә соклану хисләре уятты
9
Казакъ кызларының сәхнәдә башкарган "Нәүрүз" җыры бәйрәмне тагын да ямьләндерде
10
Нәүрүз бәйрәмендә бердәнбер юртаны корган төрекмәннәр килүчеләрне бәйрәм пылавы белән сыйлады
11
"Хавт мева" исемле Нәүрүзгә хас эчемлене бары тик Әфганстан өстәлендә генә күреп булды
12
Казандагы әфганнарның үз алачыкларына Әфганстан байрагын элү мизгеле. Бәйрәмдә унлап милләт үз байракларын җилфердәтсә дә, алар арасыннан бары тик азәрбайҗаннар гына үз алачыкларына Азәрбайҗан байрагы белән беррәттән Татарстан байрагын да элеп куйган
13
Татарстандагы үзбәкләр казан асып каен утыны ягып итле пылау пешерде. Бәйрәмгә килгән халык чират торып аларның пылавын алуны өстен күрде. Бер тәлинкә пылау йөз сум иде.
14
Азәрбайҗан өстәлендә Нәүрүз бәйрәме уңаеннан буялган йомырка, шыттырылган бодай, милли уен коралы сыны һәм башкалаларының символы сурәте
15
Милли киемнәрен киеп бәйрәмнең дә иң активлары булган үзбзкләр сәнгать чараларында да үз активлыкларын күрсәтте
16
Казакъ егет-кызлары сәхнәдә җырлап кына калмады милли биюләрен дә башкарып бәйрәмгә ямь өстәде
17
Алачыкларына байракларын элгән кыргыз егетләре концертны тамаша кыла
18
Сәхнәдә быргы һәм барабаннар белән чыгыш ясаган үзбәкләр бер кырыйда Татарстан һәм икенче кырыйда Үзбәкстан байракларын күтәреп торды
19
Таҗикстанның биюче кызлары сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтте
20
Нәүрүз бәйрәменең ик активлары - Таҗикстан егетләре милли биюләрен түгәрәк ясап биеде
дәвам
Казанда Нәүрүз бәйрәме
Back to top
XS
SM
MD
LG