Accessibility links

Берләшкән милләтләр оешмасы Азия һәм Африканың дүрт илендә 20 миллион кешегә ачлыктан үлем яный дип белдерә. Азатлык бу вазгыять һәм аны хәл итү мөмкинлеге турында Африка илләре белгече белән сөйләште.

Соңгы атналарда интернетта Африка һәм Азия илләрендәге коточкыч хәлләр турында мәгълүматлар, видеоязмалар тарала. Берләшкән милләтләр оешмасының генераль секретаре урынбасары Стивен О‘Брайен белдергәнчә, кешелек 1945 елдан бирле иң зур һуманитар кризис кичерә. “Бүгенге көндә дүрт илдә 20 миллионнан артык кешегә ачлык яный. Бергәлектә оештырылган глобаль тырышулар булмаса, бу кешеләр ачлыктан үләчәк” дип белдерде ул.

Кешелек 1945 елдан бирле иң зур һуманитар кризис кичерә

Сүз Көньяк Судан, Сомали, Йәмән һәм Нигерия кебек дәүләтләр турында бара. Бу илләргә якын биш айда 4,4 миллиард доллар җыярга кирәк, ди О‘Брайен. Низагларда катнашкан тарафлар һуманитар оешмалар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта. БМО белдергәнчә, бу кризис яңа мигрант шаукымына китерергә мөмкин.

Көньяк Суданда хәрби низаглардан күченә торган кешеләр
Көньяк Суданда хәрби низаглардан күченә торган кешеләр

2011 елда Сомали кризисы 260 мең кеше тормышын өзгән. Бу юлы һуманитар оешмалар фаҗигане булдырмаска тырыша, ләкин ярдәмгә мохтаҗ кайбер районнарга юл ябык, илдә хәрби төркемнәр хәрәкәт итә. Моннан тыш Сомалида ваба авыруы куркынычы да арта бара, дип хәбәр итә Берләшкән милләтләр оешмасының Сомилидагы махсус илчесе.

"Татар яшьләре ярдәмне оештыра алса, бик шәп булыр иде"

Азатлык Африка һәм Азия илләрендә ачлык кризисы хакында төгәлрәк белер өчен Русия Фәннәр академиясенең Африка институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илдар Сәләхетдиновка мөрәҗәгать итте. Галим сүзләренчә, бу төбәктә мондый хәлләр еш була. “Мисал өчен, күптән түгел генә, 2011 елда зур ачлык нәтиҗәсендә 50-100 мең кеше һәлак булды. Соңгы 50 елны караганда, бу чыннан да критик булып күренә, әлегә фәнни яктан саннар өйрәнелмәде”, ди ул.

– XXI гасырда мондый хәлләрне күз алдына китерү авыр. Моның сәбәпләре нәрсәдә?

Сәбәпләргә килгәндә, аларны комплекслы карарга кирәк. Хәзер актуаль булган ике сәбәп – корылык белән җирле кораллы низаглар. Ләкин иң беренче сәбәп булыр – халыкның чамадан тыш күп булуы. Африка халкы саны тиз үсә. 50-100 елдан Танзания белән Камерун кебек кечкенә илләр Русиядәге халык саныннан артачак, 2050 елга исә Нигерия халкы Русиянекеннән ике тапкыр күбрәк булачак дип фаразлана.

Европалылар бу илләргә антибиотиклар китерде – элек күп бала туып, аларның зур өлеше үлә иде, хәзер исә дарулар ярдәмендә күпчелеге исән кала, нәтиҗә буларак, халык саны үсеше артты, ә ресурслар саны чикле калды. Моның нәтиҗәсендә шул ресурслар өчен сугышлар, хәзерге кораллы низаглар башланды да.

Илдар Сәләхетдинов
Илдар Сәләхетдинов

– Халыкара оешмалардан тыш бу илләрдә дәүләт институтлары да бар. Алар мәсьәләне хәл итәргә тырышамы?

– БМОның төп нияте – бу кризис турында хәбәр итү һәм аны хәл итүгә матди ярдәм җәлеп итү. Җирле дәүләтләргә килгәндә, монда хәл катлаулы, дәүләти ярдәм юк дәрәҗәсендә. Мисал өчен, Көньяк Суданда чын дәүләт институтлары юк, биредә бер-берсе белән көрәшкән кораллы төркемнәр генә бар. Йәмәндә дә сугыш һәм дини низаглар бик көчле. Шуңа җирле халык халыкара ярдәмгә генә өмет итә ала.

– Бу кризисны хәл итү юллары нинди була ала? Кешеләрне ризык белән ничек тәэмин итеп була?

– Бу вазгыятьне чишүгә килгәндә, әлбәттә, аны вакытлыча хәл итеп була. Шартлы әйткәндә, БМО хәзер барлык ач кешеләрне ашата ала, ләкин бу сәбәпне түгел, аның хәзерге чагылышын гына чишәчәк. Алга таба исә халык саны үсәчәк һәм бу проблемнар янә әйләнеп кайтачак. Бу Африканың проблемы гына түгел, бөтен Җир шарының төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

– Социаль челтәрләрдә бу проблем калкып чыккач, татар интеллигенциясе "ничек ярдәм итик" дип сораша башлады. Чыннан да, хәзер гади кеше бу илләргә ничек ярдәм кулын суза ала?

– Русиядә, гомумән, махсус фондлар күргәнем юк. Бездә Африканың бу проблемы беренче әһәмиятле проблемнар рәтендә тормый, шуңа артык мондый фондлар да юк.

Болай татар яшьләре мондый төр ярдәмне оештыра алса, бик шәп булыр иде. Бу бөтен дөньяга матур үрнәк булыр иде. Үзебезгә 1920нче елларда зур ачлык булган вакытта Европа, АКШ илләре ярдәм итте. Без дә хәзер оеша алып, краудфандинг аша ярдәм оештыра алсак, реаль эш була ала.

* * *

XX гасыр башында татарларда хәйриячелек хәрәкәтләре актив эшләгән. Алай гына түгел, ачлык булган елларда читтән Казан тирәләренә һуманитар ярдәм оештырылган. Моның турында Азатлыкка тарих фәннәре кандидаты, КФУ доценты Җәүдәт Миңнуллин хәбәр итте.

Галим сүзләренчә, Татарстанда халык Африка илләреннән дә ярлырак яшәгән. "1906-1907 елларда Русиянең 33 губернасында корылык була, аның нәтиҗәсендә 40 миллионга якын кеше ач тора. Каһирәдә чыга торган гәзит аша Казанда төзелгән Мөселман комитетына 3 мең 800ләп сум акча җибәрелә, бу ул вакыт өчен шактый зур акча булган" дид ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG