Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Чишмә районы кешеләре Уфада ачлык тота


Ачлык чарасында катнашучылар
Ачлык чарасында катнашучылар

27 март Башкортстандагы Чишмә районының бер төркем җәмәгатьчелеге район башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп Уфадагы Республика йорты янында ачлык игълан итте.

Ачлык игълан итүчеләрнең берсе Зөлфия Ибраһимова Чишмә районындагы хәлләрне "башбаштаклык" дип атады. Аның әйтүенчә, районда мәктәпләрнең 70 проценты ябылган һәм аларның күпчелеге татар мәктәпләре. Зөлфия ханым мәктәпсез калган авыллар арасында Тәпәреш, Ябалаклы, Чувалкип, Абрай, Түбән Хаҗәт, Яңа Арыслан, Түбән Тирмә, Өршәк һәм башка авылларны санап китте.

Районда инде җитештерү дә тәмам бетеп бара, булган ширкәтләр ябыла диде ул. Май заводы, кошчылык фермасы, районара база, автобаза, Агропромэнерго бүлеге, Калмаш орлыкчылык хуҗалыгы һәм башка дистәләрчә хуҗалыклар һәм ширкәтләр инде ябылган. Меңнәрчә кеше эшсез калган. Торак фонды тиешле максатта кулланылмый.

Уфада ачлык игълат иткәннәрне полиция килеп тикшерә
Уфада ачлык игълат иткәннәрне полиция килеп тикшерә

"Хакимияткә каршы 2015 елда ук көрәшә башладык. Башта райондагы күпчелек авылларда җыеннар уздырдык. Узган көз Республика йорты каршында ялгыз пикетларда тордык. 19-24 декабрь Мәскәүдә биш көн буе ачлык чарасы уздырдык. Безне Башкортстан вәкиллеге тынычландырып, мәсьәлә хәл ителәчәгенә ышандырып кайтарып җибәрде. Ләкин мәсьәләләр чишелми. Бу ачлык чарасында ике дистәгә якын кеше катнаша. Аларның бер өлеше чиратлап алышынып торачак. Безгә чатыр куярга, шигарләр күтәрергә рөхсәт итмәделәр. Без алмашлап машиналарда җылынып, төнне дә машиналарда уздырып, чараны дәвам итәбез. Кайчанга кадәр икәнлеген әйтә алмыйм", диде Зөлфия Ибраһимова.

Ярми авыл шурасы депутаты Фәния Чембарисова райондашларының ачлык игълан итүенә каршы, чөнки чарада өлкән яшьтәге кешеләр, инде болай да сәламәтлекләре яхшы булмаганнар катнашырга мәҗбүр. Шулай да ул ризасызлык белдерүчеләргә теләктәшлек йөзеннән ияреп килгән.

Фәния Чембарисова
Фәния Чембарисова

Ачлык тотучыларның төп таләпләре – Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовны вазифасыннан алу. "Район җитәкчесе сигез ел бу урынны биләү вакытында халык өчен эшләмәде. Ул халыктан җыелган салым исәбенә яши. Хакимият халыкка хезмәт итәргә тиеш, ләкин ул үз мәнфәгатен генә уйлый", ди Чембарисова.

"Районда бер төзелеш тә бармый, авыл хуҗалыгы ширкәтләре юкка чыкты, мәктәпләр ябыла, юллар юк. Менә безнең Үрге Тирмә авылында 2012 елда ук юл төзеләчәк дип ышандырган иделәр. Һаман сузыла. Халыкның пай җирләрен ялган килешүләр белән алдап 2008 елда үзләштереп куйдылар. Ул кулланылган җирләр өчен халыкка иген дә, акча да түләнми", дип өстәде Чембарисова.

"Чишмә" исемле район газеты ризасызлык белдерүчеләрне "тотрыклылыкны бозучылар" дип атый

Аның әйтүенчә, халыкның амбарларында иген калмаган, шуңа зур мал түгел, кош-корт та тота алмыйлар. Чембарисова шулай ук күпләрнең эшсез калуы, яшьләрнең эш эзләп чыгып китәргә мәҗбүр булуы турында сөйләде. Протест белдерүчеләр төркемендә 60ка якын кеше. Аларга теләктәшлек белдерүчеләр тагын булса да, хакимияттән куркып кушылмый торалар. "Чишмә" исемле район газеты ризасызлык белдерүчеләрне "тотрыклылыкны бозучылар" дип атый.

Каршылык чарасына чыгучылар район башлыгы Флүр Уразмәтовны вазифасыннан алуны, барлык район җирләренә инвентаризация үткәрүне, пай җирләре бүленешен һәм ятим балалар өчен торак фондын тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG