Уфада җылыту казаны шартлау нәтиҗәләрен төзәтәләр
Уфадагы үзәк урамнарның берсендә узган төндә җылыту казаны шартлау нәтиҗәләрен төзәтү бара. Ватылган тәрәзәләр алыштырыла, зыян күргән корылмалар тикшерелә. Төнлә Менделеев урамындагы бишенче һәм башка күрше йортларда яшәүчеләр көчле шартлау һәм тәрәзәләр коелу тавышы ишетеп махсус хезмәтләргә шалтырата башлый. Җылыту системына кайнар су бирүче казаннарның берсе шартлау нәтиҗәсендә яраланучылар юк, әмма берничә сәгатьткә 22 йорт җылысыз, 19 йорт җылы сусыз калган. Шартлау сәбәпләрен тикшерү эше бара. Уфа мэры шартлау турында мәгълүматны яшерү тырышлыгы булганын таныды һәм бу үз чиратында төрле фаразларга сәбәп булды диде.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган