Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә Анатолий Ливаданы сак астына алу турында карар чыгарды


Казанның Совет районы мәхкәмәсе
Казанның Совет районы мәхкәмәсе

Казанның Совет районы мәхкәмәсе "ФОН" төзелеш оешмасы җитәкчесе Анатолий Ливаданы 13 майга кадәр сак астына алу турында карар чыгарды. Ул алдашу белән аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә.

Мәхкәмәдә тикшерү белдерүенчә, Ливада "Симфония" торак бистәсе төзегәндә дольщиклар алдында үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәргә җыенмаган һәм ким дигәндә 500 млн сум урлаган, МЧС (гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биләмәләрендә төзелә) торак бистәсе төзегәндә 1,2 млрд сум үзләштергән. Тикшерү Ливаданы 13 майга кадәр сак астына алу турында сорады, дип яза ИнКазан.

Прокуратура вәкиле Ливаданы тикшерү изоляторына ябу өчен дәлилләр җитәрлек түгел дип белдерә һәм аны йорт сагына чыгаруны сорый. Анатолий Ливаданың адвокаты Владимир Гусев та дәүләт гаепләве белән килешә һәм Ливаданың йөрәк һәм бөер авыруларыннан җәфа чигүе турында медицина белешмәләрен күрсәтә.

Анатолий Ливада беркая да качарга җыенмавын белдерә. "Минем алдымда йортларны төзеп бетереп, аларны тапшыру бурычы тора. МЧС бистәсендә йортлар тапшырыла, акчаларын алырга теләгән дольщикларга акчалары кайтарыла", ди Ливада.

"ФОН" төзелеш ширкәте җитәкчесе 27 мартта тоткарланган иде.

XS
SM
MD
LG