Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон Төркиягә килде


Рекс Тиллерсон
Рекс Тиллерсон

АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон Төркиягә "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы сугыш турында сөйләшергә килде.

АКШ Дәүләт департаменты хәбәр итүенчә, Тиллерсон Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм башка югары түрәләр белән очрашачак. Сүрия һәм Гыйракта "Ислам дәүләте" сугышчыларын "җиңү кампаниясе юллары" турында фикер алышулар булачак.

Тиллерсон "Кушма Штатларның НАТОдагы беректәше белән хезмәттәшлек итүен" һәм "Төркиянең төбәктә тотрыклылык тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын" белдерәчәк, диелә хәбәрдә. Әнкара Сүриядә Ракканы кайтару өчен АКШ белән бергә көрәш башларга тели. Төркия Сүриядәге АКШтан ярдәм алучы көрд сугышчыларының "Ислам дәүләте"нә каршы чараларда катнашмавына ирешмәкче.

Фикер алышуларда Фәтхулла Гүләнне Әнкарага тапшыру мәсьәләсе дә каралырга мөмкин. Гүлән АКШта яши һәм Төркиядә узган җәйдәге хәрби фетнә омтылышын оештыруда гаепләнә. Гүлән әлеге гаепләрне кире кага.

Төркиядән Тиллерсон Брюссельгә НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары белән очрашуга юнәләчәк.

XS
SM
MD
LG