Accessibility links

Казанда машина йөртүчеләр Русиянең транспорт өлкәсенә үзгәрешләр кертү таләбе белән митинг үткәрде


Йөк машиналары йөртүчеләр митингы. 2 апрель 2016
Йөк машиналары йөртүчеләр митингы. 2 апрель 2016

Митингта катнашучылар резолюция кабул итеп, "Платон" системы аша түләүне һәм шулай ук транспорт салымын да бетерү, Русия җитәкчелеге белән ике яклы диалог урнаштыру таләбе куйды.

2 апрель Казанның Дәрвишләр бистәсендә 200дән артык машина йөртүче – кече һәм урта бизнес вәкилләре "Платон" системына каршы митингка җыелды. Чарада катнашучылар Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә резолюция кабул итте.

Митингта катнашкан Марсель Миңнегалиев сүзләренчә, бүген Русия җитәкчелеге керткән түләүләр сәбәпле күпләр бөлә.

Марсель Миңнегалиев
Марсель Миңнегалиев

"Русия җитәкчелеге керткән үзгәрешләрдән соң безнең бизнеста күпләр бөлде. Машина йөртүчеләр хәзер файда күрү өчен ничек эшлим, акчаларны ничек исәплим дип баш вата. Әгәр син 4-6 миллионга машина сатып алсаң, "Платон" һәм акцизлар, салымнар – барсы бергә дәүләткә елына 600 мең сум тирәсе түләргә тиеш. Аның өстенә транспорт алган өчен кредитларны түләү дә кирәк. Шуңа күрә, бу бизнес керемсез булып чыга. Дизель ягулыгы бәясе литрына 37 сум 50 тиен тора. Моны да онытмагыз. Әнә шуңа күрә халык канәгать түгел, әнә шуңа күрә без монда җыелдык", диде Азатлыкка Миңнегалиев.

Казанда "Платон"га каршы чираттагы митинг үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Резолюциядә "Платон" системы аша түләүне һәм шулай ук транспорт салымын да бетерергә дигән юллар бар. Татарстан машина йөртүчеләре ягулыкка акциз бәяләренең дә каян килеп чыкканы билгеле түгел, хисапны күрсәтергә дигән таләп куя.

Йөк машиналары йөртүчеләр митингы
Йөк машиналары йөртүчеләр митингы

Митингта катнашучылар юллар төзү һәм төзекләндерү белән канәгать түгел. Резолюциягә "чокыр ямаудан туктарга кирәк", дигән юллар да язылган.

Машина йөртүчеләр хакимиятләр белән ике яклы диалог урнаштыруны, транспорт өлкәсендә канун өлгеләре әзерләнгәндә эшче төркемгә үзләрен дә кертүне таләп итә.

Йөк машиналары йөртүчеләр митингы
Йөк машиналары йөртүчеләр митингы

Митингта катнашкан протест белдерүчеләр фикеренчә, Русия җитәкчелеге урта һәм кече бизнеска ярдәм өчен берни дә эшләми. Ярдәм чаралары формаль, күз буяр өчен генә булдырыла ди алар.

Резолюция Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменә язылган.

Казан шәһәре депутаты, КПРФ вәкиле Алексей Серов 9 апрель ризасызларның: банк мөштәриләре, дольщиклар һәм машина йөртүчеләрнең уртак чарасын бергә үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

27 март "Платон" системына каршы Казан янында М-7 трассасында протест чарасы узды. 200ләп йөк машинасы юл чатына тезелгән иде. Полиция хезмәткәрләре, ОМОН бу протестка җыелганнарны таралырга мәҗбүр итте.

XS
SM
MD
LG