Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда алданган мөштәриләр банк кризисына парламент тикшерүләре үткәрүне таләп итте


Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

2 апрель Казанда үткән митингта банклар кризисында зыян күргән мөштәриләр фонд булырып, аның аша акчаларын кайтару, Татарстан һәм Русия парламентлары тикшерү үткәрсен дигән таләп куйды.

2 апрель Казанда үткән митингта Татфондбанк һәм Интехбанк кризисында зыян күргән мөштәриләр аерым фонд булдырып, аның аша акчаларын кайтару таләбен янә куйды. Мөштәриләр әлеге таләпне каршылык чараларында гел күтәреп килә.

Митингта катнашучылар шулай ук Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Думасы депутатлары банклар кризисы сәбәпле килеп туган хәлне парламент тикшерүләре үткәрсен дигән таләп белән дә чыкты. Чарада катнашучылар моның өчен имзалар да җыя.

Татфондбанк мөштәриләре яңадан акчаларын кайтару таләбен куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

​Казанда "Крылья Советов" паркында үткән митингка 150ләп кеше килгән иде. Чарада Татарстан башкаласында чүп яндыру заводы төзүгә каршылар да катнашты.

КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов һәм Казан шәһәре депутаты, КПРФ вәкиле Алексей Серов чыгыш ясап, республика җитәкчеләрен банк кризисын чишә алмауда гаепләде.

2 апрель Казанда Дәрвишләр бистәсендә машина йөртүчеләр Русиянең транспорт өлкәсенә үзгәрешләр кертү таләбе белән митинг үткәрде. Анда Серов чыгыш ясап, ризасызларның – банк мөштәриләре, дольщиклар, чүп яндыру заводына каршылар, машина йөртүчеләрнең уртак чарасын 9 апрель бергә үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

XS
SM
MD
LG